Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Бергә дус атлап

Икенче ел рәттән, май азагында тарих тәгәрмәче кирегә борыла һәм бистә урамнары буйлап тигез сафларда эшче-крестьян балалары турындагы җыр юлларын кабатлап, пионерлар уза. Бу вакыт һәм пространстводагы өзеклек түгел, ә балалар иҗаты үзәге белгечләре оештырган традицион фестиваль.


Быел ул Халыкара балаларны яклау көне һәм Татарстанда пионериянең 90 еллыгы алдыннан үткәрелде. Бистә урамнарыннан тантаналы төстә узганнан соң, районның барлык 15 мәктәбе вәкилләре 2нче Алексеевск урта мәктәбенең спорт мәйданчыгында линейкада катнаштылар. Фестивальне агитбригада ачып җибәрде, ул бу хәрәкәтнең тарихы, иң беренче булып кызыл галстук тагучылар хакында, балаларның ничек итеп сугыш елларында илгә, коммунизм төзергә булышулары турында сөйләде. Районыбызның пионер хәрәкәте ветераны Сиринә Гарипова, балаларга мөрәҗәгать итеп, агачлар утырту, игелек дәресләре - бу XXI гасыр яшьләре дәвам иттерәчәк пионерлар мирасы, дип билгеләде. " Безнең балачак якты, кызыклы һәм күңелле узды, сезгә дә шулай насыйп булсын,"- диде ул. Тагын бер чыгыш ясаучы, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин район башлыгы исеменнән укучыларны сәламләп: "сез районыбыз террито-риясендә яшәгән данлыклы кешеләр - болгар шагыйре Кол Гали, галимнәр Бутлеров һәм Арбузовлар, язучы Салих Баттал һ.б.лар исемен горур йөртәсез, үзегезнең дә киләчәк буыннар өчен үрнәк булуыгызны телим, - диде ул.
Линейкадан соң "Талантлар территориясе" уены башланды, анда балаларга тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтеп станциядән станциягә күчәргә һәм биремнәрне үтәргә кирәк иде. Стадион ары-бире чабып йөрүче малайлар һәм кызлар белән тулды, алар йөгерделәр, сикерделәр, очырткычлар җибәрделәр, палаткалар җыйдылар, җырладылар, биеделәр, рәсем ясадылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм хәтта шифалы үләннәрдән чәй эчтеләр һәм аларны танып белергә тырыштылар.
Балалар чабып арыгач, район мәдәният йортына киттеләр, биредә фойеда балалар иҗат үзәге белгечләре мастер-класслар күрсәттеләр. Алар кул астындагы материаллардан вертолет макетлары, декоратив вазалар, котлау открыткалары, кәгазьдән "бәхет кошы", салфеткалардан чәчәкләр ясарга өйрәттеләр, шулай ук барлык теләге булганнарны сибелүчән материаллардан "шешәдә табигать күренеше" техникасына төшендерделәр. Өстәвенә үзәктә шөгыльләнүче балалар кунакларга бик теләп яңалыкны өйрәтергә булыштылар.
Фестиваль иҗат хисабы белән төгәлләнде, анда балалар "Биредә могҗизага ышаналар" концертын күрсәттеләр. Номерлар берсеннән-берсе яхшы иде: дәртле татар, рус халык биюләре һәм җырлары, "Сад" студиясеннән япон биюе, "Осталар мәктәбеннән" җәйге коллекция,"Радуга" бию төркеменең композицияләре һәм башкалар - болар барысы да көчле алкышларга күмелде, ә залдан "Әфәрин" дигән тавышлар ишетелде. Биредә үк уенның йомгаклары ясалды. Анда Юеш Көрнәле һәм Левашево укучыларының берләшкән командасы җиңүче булды. Икенче - Лебедино һәм Кыркүл мәктәбе, өченче урында район үзәгенең беренче мәктәбе укучылары. Иң мөһиме, бу аралашу, яңа танышлар, балалар йөзендәге фестиваль бүләк иткән елмаю.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев