Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

Халыкара хезмәтне оештыру һәм халыкара профсоюзлар хәрәкәте инициативасы белән 28 апрельдә ел саен Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрелә. 2012 елда ул "Яшел" икътисадта хезмәтне саклауны яхшырту" девизы астында узачак. Барыбызга да аңлашыла ки, хезмәтне саклау-бик мөһим эш. Ләкин икенче яктан, әлегә бернәрсә дә булмаганда ул бик үк кирәкле дә, ахыр...

Халыкара хезмәтне оештыру һәм халыкара профсоюзлар хәрәкәте инициативасы белән 28 апрельдә ел саен Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрелә. 2012 елда ул "Яшел" икътисадта хезмәтне саклауны яхшырту" девизы астында узачак.
Барыбызга да аңлашыла ки, хезмәтне саклау-бик мөһим эш. Ләкин икенче яктан, әлегә бернәрсә дә булмаганда ул бик үк кирәкле дә, ахыр чиге беренче дәрәҗәдәге әһәмиятле дә түгел кебек. Шуңа күрә хәзерге финанслап җиткермәү вакытында бу статья ел саен якланмаган килеш кала.
Шул ук вакытта тормыш производствода күпчелек бәхетсезлек очракларының "кеше факторы" белән бәйләнгәнлеген күрсәтә. Сер түгел, хезмәткәрләр еш кына куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен санга сукмыйлар, ә вазыйфалары буенча хезмәтне саклау процессына идарә итәргә тиешле белгечләр штат расписаниеләрендә юк.
Әлеге проблемаларны хәл итү партнерлык мөнәсәбәтләренә нигезләнгән системалы якын килүдән башка мөмкин түгел. Район мәгариф бүлеге, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре профсоюз оешмалары белән берлектә район җитәкчелеге ярдәмендә ел саен хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эш үткәрәләр.
Мәсәлән, 2012 елда балаларның һәм эшләүчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чараларны үтәүгә 32 миллион сумнан артык акча сарыф ителде. Бу сумманың зур өлеше-30 миллион сумы-2нче Алексеевск урта мәктәбен капиталь ремонтлауга тотылды, шуның нәтиҗәсендә 90 хезмәткәрнең хезмәт шартлары яхшырды. Моннан тыш, 507 мең сумы мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә автомат янгын сигнализациясе куюга китте.
2012 елга район башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәтне саклау буенча план эшләде һәм раслады. Анда махсус кием белән тәэмин итү, медицина аптечкалары һәм котельный өчен җиһазлар сатып алу, электр үткәргечләрне алмаштыру, хезмәткәрләрне хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча укыту кебек бүлекләр каралган.
Биләр, Юеш Көрнәле һәм Шәмә мәктәпләре республика программасы буенча капиталь ремонтланачак.
Апрель дәвамында республика буенча медицина караулары оештырып үткәрү, авыр һәм зарарлы шартларда эшләүчеләргә компенсацияләр бирүдә хезмәтне саклау буенча законнарның үтәлеше тикшерелә. Район комиссиясе берничә мәгариф учреждениесен тикшерде инде. Безнең районда медицина карауларын финанслау бурычының хәл ителүе куанычлы. Ә менә зарарлы хезмәт шартлары өчен компенсацияләр түләү мәсьәләсе бик проблемалы булып кала, чөнки ул эш урыннарын аттестацияләү белән бәйләнгән, ә аттестациягә акча җитми. Шулай ук акча булмау аркасында янгын инспекциясе таләпләре нигезендә янгын куркынычсызлыгы чаралары тормышка ашырылмаска мөмкин. Бу таләпләр һәр айда катылана бара. Мәгариф учреҗдениеләре җитәкчеләренә артык зур штрафлар салына, эшләр судка тапшырыла. Гәрчә җитәкченең бөтен "гаебе" бу эшне гамәлгә ашыруга бюджетка акча салмауларыннан гыйбарәт булса да. Бу күңелсез хәл, әлбәттә, җаваплы кешеләрнең рухи тормышына да бик нык тискәре йогынты ясый.
Хезмәтне саклау эше бик күләмле һәм күпкырлы. Югарыда санап кителгәннәрдән тыш, бу әле өйрәнү дәресләрен гамәлгә ашыру да, инструкцияләрне эшләү һәм тайпылышсыз үтәү дә, хезмәтне саклау буенча җәмәгать комиссияләре әгъзаларының актив позициясе дә.
Шунысы ышаныч тудыра: 2012 ел Татарстан Республикасында Хезмәтне саклау елы дип игълан ителгән иде. Моның артыннан әлеге мөһим бурычның иң мөһим нигезләмәләрен хәл итү өчен өстәмә финанслау һәм конкрет чаралар килә.

В. ОСЯНИНА, мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының

район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев