Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Чын ир-егетләр очрашуы

Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм Әфганстан сугыш хәрәкәтләре ветераннары Николай Гордеев, Фәнис Хамматгалиев, Хәбибрахман Равилов һәм Павел Чурашов составында безнең делегация Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына әзерләнгән тантаналы чарада булып кайтты.

Казан шәһәренең "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узган очрашуга Әфганстан ветераннарыннан тыш, республиканың ветеран һәм хәрби-патриотик оешмалары вәкилләре, Татарстан территориясендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдат һәм офицерларның гаилә әгъзалары да чакырылган иде.


Дәүләт Думасы депутаты һәм Әфганстан ветераннарының Россия Берлеге лидеры Франц Клинцевич, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, бирегә җыелучыларны истәлекле дата белән котлап, сугышчан-интернационалистлар адресына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Атап әйткәндә, Ренат Тимерҗанов болай диде: "40нчы армия частьлары һәм берләшмәләре хәрби бурычларын үтәгәннән соң Әфганстаннан 25 ел элек чыгарылды. Чикләнгән контингентның хезмәт итүчеләре, үзләренең сугышчан, патриотик һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәп, батырлык, түземлелек һәм каһарманлык күрсәтте. Шулай ук, 15 февраль - бу әлеге илдә һәлак булучыларны искә алу көне генә түгел, ә демократик республикада һәм үз Ватаннары алдында хәрби һәм гражданлык бурычларын намус белән һәм батырларча үтәп өйләренә кайтканнарга тирән хөрмәт, рәхмәт белдерү көне дә", - дип билгеләп үтте. Әфганстан сугыш хәрәкәтләре ветераны, өстә әйтеп үтелгәнчә, әлеге чарада катнашкан якташыбыз Павел Чурашов, мондый чара зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады:


- Хөкүмәтебезнең читтә калмавы, элеккеге сугышчыларны хәтерләве һәм аларның үз дәүләтләрен һәм демократик республика дәүләтен яклап батырларча сугыштылар дип санавын ишетү һәм тою күңелле булды. Мондый очрашуларны үткәрергә кирәк, чөнки Бөек Ватан сугышы ветераннары вафат булалар, аларның саны көннән-көн кими, яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү буенча эстафетаны безгә кабул итәргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев