Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Гаилә – изге төшенчә

Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны Халыкара гаилә көне белән котлый!


Котлауда түбәндә-геләр әйтелә: " Истәлек-ле даталар календаренда бу көн 1994 елда БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе нигезендә барлыкка килә һәм ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Хәзерге дөньяда гаиләгә нинди зур әһәмият бирелә - бу көн шуның дәлиле булып тора.
Бу көн безгә тагын бер кат гаиләнең кыйм-мәте турында уйланыр һәм якын кешеләребезгә игътибар күрсәтер өчен мөм-кинлек бирә. Чөнки алардан башка тормышыбыз буш һәм шатлыксыз булыр иде.
Гаиләнең төп вазыйфасы - балалар тудыру һәм тәрбияләп үстерү. Районыбызның 313 күп балалы гаиләсендә 1041 бала тәрбияләнә.
Күп балалы 25 ана Татарстан Респуб-ликасының югары бүлә-ге - "Ана даны" медаленә лаек булды.
Гаиләнең нык булуы, анда тупланган зирәклек һәм белемнәрнең бер буыннан икенчесенә күчүе гаять мөһим. Әйдәгез, балаларыбызга күбрәк шатлык китерик, аларның тормышын кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итик! Барысы да көчебездән килә, иң мөһиме-теләк кенә булсын!
Ихлас күңелдән сезне Халыкара гаилә көне белән котлыйм! Һәр гаиләгә тынычлык, үзара аңлашу, балаларыгыз белән горурлануыгызны, аларның өлкәннәрне хөрмәтләвен, нык сәла-мәтлек, мәхәббәт һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев