Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Хач ману купеле

Узган ялларда районыбызның православие дине кешеләре Хач мануны бәйрәм иттеләр. Традиция буенча бәйрәмне каршыларга бистәбез кешеләре мөмкин кадәр иртәрәк Аллаһы Тәгаләдән иминлек сорарга, рухын һәм сәламәтлеген ныгытыр өчен 19 гыйнварның нәкъ төн уртасында килделәр. Ә инде көндез чиркәүдә гыйбадәт кылганнан соң, дин тотучылар Хач йөреше белән изге урынга бардылар, ә...

Узган ялларда районыбызның православие дине кешеләре Хач мануны бәйрәм иттеләр.

Традиция буенча бәйрәмне каршыларга бистәбез кешеләре мөмкин кадәр иртәрәк Аллаһы Тәгаләдән иминлек сорарга, рухын һәм сәламәтлеген ныгытыр өчен 19 гыйнварның нәкъ төн уртасында килделәр. Ә инде көндез чиркәүдә гыйбадәт кылганнан соң, дин тотучылар Хач йөреше белән изге урынга бардылар, ә теләге булган бөтен кеше бәкегә чума һәм изге суны ала алды.
Ахтыр коесы күлендә дин тотучылар гына түгел, сәламәтлекләре һәм рухлары нык кешеләр дә җыела һәм бозлы суга кыю гына чума. Ә аларга һәм боз шәһәрчегенә, фигураларны карарга дип, бистәдә яшәүчеләр, башка районнардан да кунаклар күп килде.
Быел һава торышы берникадәр үзгә- Раштуа, Хач ману чатлама суыклары булмады диярлек. Ләкин җылы һава, ничек кенә сәер тоелмасын, күп кенә "йөзүчеләр" фикеренчә, суга керүчеләр өчен бик үк кулай түгел, 25 градуслы суыкта җылылыгы 4 градустан да артмаган суга чуму күпкә рәхәтрәк икән.
Протоиерий Павел (Чурашов) әйткәнчә, бу-тән һәм иманны ныгыту бәйрәме. "Бөтен кешегә дә коенырга димәгән, фәкать изге су белән юыну да җитә, күңелеңне, рухыңны пакьләндерү мөһим. Ә кайберәүләрнең, барлык гөнаһларым да кичерелә, дип турыдан-туры суга сикерүләре бер дә дөрес түгел. Моңа бары тик аңлы рәвештә якын килергә, дога кылып суга керергә һәм Аллаһының рухи булышлыгын тоярга кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев