Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Интернациональ сугышлар, әрнү – һәркемнеке

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 23 ел тула. Бу истәлекле көндә без газета битен Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннарының җәмәгать оешмасы рәисе Н.Гордеевка бирәбез. -Николай Михайлович, узып киткән ел нәрсәсе белән хәтерегездә калды, нинди вакыйгалар сезнең өчен аеруча мөһим булып тоелды? -Ел кызыклы булды, бик күп эшләр эшләнелде, аларның...

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 23 ел тула. Бу истәлекле көндә без газета битен Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннарының җәмәгать оешмасы рәисе Н.Гордеевка бирәбез.

-Николай Михайлович, узып киткән ел нәрсәсе белән хәтерегездә калды, нинди вакыйгалар сезнең өчен аеруча мөһим булып тоелды?
-Ел кызыклы булды, бик күп эшләр эшләнелде, аларның барысы да безнең өчен әһәмиятле иде. Май аенда, мәсәлән, иптәшебез, Масловка авылы кешесе Сергей Барановка әти-әнисенең иске өен сүтәргә булыштык. Аңа кишәрлекне иске корылмалардан азат итү авыр булуын аңлап, «әфган»лылар, «чечня»лылар бергә җыелып, бу проблеманы хәл иттек.
Торак буенча субсидиягә база җыябыз. Программа әлегә эшләми, ләкин без ул эшли башлаган мәлгә бөтен кирәкле мәгълүматларны тиз генә тәкъдим итәргә әзерләнәбез.
Патриотик эш белән шөгыльләндек, мәктәпләргә бардык, Аграр колледжда булдык. Бу уңайдан оешма әгъзалары Рахман Равилов, Фәрит Әсәдуллинның активлыгын билгеләп үтәсе килә. Үз хезмәтебез турында сөйләдек, үткәннәрне искә төшердек. Укучылар дөреслекне үзебездән белергә телиләр, бүген фактларны бозып күрсәтү мисалларын һәр адымда очратырга мөмкин.
Чечня вакыйгаларында катнашучылар оештырган легендар "Яшел берет"лар ансамбленең килүен дә әһәмиятле вакыйга дип атарга мөмкин. Төркем Россия буйлап концертлар белән болай гына йөрми-чыгыш ясаулардан җыелган акчага сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булганнарга истәлек такталары ясала. Без шундый гариза бирдек, һәм безгә "әфганлы"лар элеккеге милиция начальнигы Валерий Уральскийга һәм 20 ел буена безнең җәмәгать оешмасын җитәкләгән Сергей Валдавинга истәлек такталары тапшырдылар. Бу такталар ветераннар эшләгән биналарның стеналарына куелды инде.
-Сез сугышчы-интернационалистларның сугышчан даны музей бүлмәсен булдыруга отып алынган грант турында әлегә бернәрсә дә сөйләмисез...
-Әйе, ләкин бу теманы җентекләбрәк яктыртырга кирәк булганга күрә.Үзебезнең зур булмаган музеебыз турындагы идея-күптәнге хыялыбыз. Интернациональ конфликтларда катнашучылар турындагы материалларны бер урында тупларга гына түгел, ә бәлки музейны һәлак булган сугышчыларның әниләре, хатыннары, башка туганнары белән очрашулар өчен файдаланырга телибез. Һәм менә бу хыял район җитәкчелегенең, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең, шәхси эшмәкәрләрнең һәрьяклы ярдәмендә тормышка ашырыла. Отылган грантка сертификатны безгә республика Президенты Р.Миңнеханов социаль юнәлеш бирелгән коммерция булмаган оешмаларның беренче съезды эше вакытында тапшырды. Бу хакта сөйләп, ул: "Сез-безнең беренче ярдәмчеләребез. Коммерция булмаган оешмалар-власть таяна һәм таянырга тиешле терәк ул",-дип басым ясап әйтте. Безгә балалар сәнгать мәктәбе бинасының цоколь катында иркен бүлмәләр бүлеп бирелде, грантны без күргәзмә җиһазлары сатып алу өчен файдаландык. Район бүлмәләрне ремонтлауда (гадәти техник мәйданнарны тулы кыйммәтле экспозиция заллары итү өчен), җиһазлар, видеофильмнар күрсәтү өчен телевизор сатып алуда да булышты. 15 февральдә музей ачылачак, ләкин без, әлбәттә, экспозицияләрне тулыландыру эшенең даими төстә алып барылачагын, коллекцияне арттыра барачагыбызны аңлыйбыз. Бүгенге көндә бездә булган материаллардан башлаячакбыз.
-Күп кенә сугыш хәрәкәтләре ветераннарын сәламәтлекләре, шул исәптән шактый сирәк пландагылар борчый. Алар кирәкле ярдәмне кайдан ала алалар?
-Казанда бу максатлар өчен тернәкләндерү үзәге ачылды, ул безнең пациентларны да кабул итә. Ел дәвамында әфган һәм чечен сугышларында катнашучыларның һәркайсына бу хакта хәбәр ителде, бүген уннан артык кеше анда кирәкле дәва алды. Ягъни поликлиникадан юллама алып, анда һәр ветеран барырга мөмкин.
-Башланып киткән елга планнарыгыз нинди?
-Музей ачу белән яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү беренче бурычыбыз булачак. Мөгаен, штатны арттырырбыз. Эш шунда, мин сугышчы-интернационалистлар оешмасының рәисе генә түгел, ә бәлки яшьләрнең "Форпост" хокук саклау хәрәкәтенең территориаль үзәге директоры да әле. Татьяна Шерстнева кураторлык итә торган аграр колледжда отрядыбыз бик көчле. Ел дәвамында без төрле чараларга, Алабугага фестивальгә, Яр Чаллы профиль лагерена бардык, анда егетләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Хәзер "Форпост"ның 25 грамотасы, бүләкләре (шул исәптән республика дәрәҗәсендә дә), отып алынган гранты бар. Бу эшне киңәйтәчәкбез һәм көчәйтәчәкбез.
-Николай Михайлович, бүген, гаскәрләрне Әфганстан территориясеннән чыгаруны искә алу көнендә, газета укучыларыбызга берничә сүз әйтә алмассызмы?
-Беренче чиратта Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар исеменнән район башлыгы В.Козонковка, башкарма комитет җитәкчесе Д.Гыйләҗевка, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.Чуринга даими ярдәмнәре һәм игътибарлары, җәмәгать оешмабызның мөһим мәсьәләләрен ашыгыч төстә хәл итүләре, әлеге сугышлар ветераннарының истәлекләрен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәргәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.
Бүген өйләренә әйләнеп кайтмаган Николай Игнатичев, Михаил Савинов, Николай Хныченков, Фәрит Шәйдуллин, Дмитрий Викторовның исемнәрен тагын бер кат атап китәсе килә. Аларның әниләре һәм туганнары өстенә күпме ачы хәсрәт төште-моны күз алдына да китереп булмый. Ә сугышта алган яралары, җәрәхәтле күңелләре, түзеп булмаслык сынаулар белән имгәнеп өйләренең бусагаларын атлап кергән, ләкин соңыннан гомерләре киселгән солдатларның туганнары нинди әрнүләргә дучар ителделәр. Бүген андыйлар 21 кеше исәпләнә. Шуңа күрә без яшь буын бу хакта исендә тотсын һәм онытмасын, абыйлары һәм әтиләренең намусын сакласын өчен барысын да эшләргә тиешбез.
Барлык сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, һәлак булган һәм үлгән сугышчыларның әниләрен, хатыннарын, туганнарын соңгы совет солдаты интернациональ бурычын үтәп Әфганстаннан чыгып киткән истәлекле көн белән котлыйм. Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим.
* * *
15 февральдә сәгать 10да Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар җәмәгать оешмаларының яңа офисын һәм Сугышчан дан музеен ачу булачак. "Кайнар нокта"лар ветераннары, һәлак булган һәм үлгән сугышчыларның әти-әниләре, хатыннары, туганнары чакырыла.
Бәйрәм чарасы тәмамланганнан соң һәлак булган якташларыбызның мемориаль комплексына веноклар кую булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев