Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Истә калырлык көн

Соңгы кыңгырау бәйрәме районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бистәнең 300 еллыгына багышлап 2008 елда төзелгән 4нче мәктәп-балалар бакчасында да соңгы кыңгырау чыңлады.

Бу көн укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар өчен дә тантаналы һәм бик дулкынландыргыч булды.
Чара, һәрвакыттагыча, мәктәп коллективы, укучыларның әти-әниләре, кунаклар җыелган ишегалдында үтте.
Гадәттә 1нче сентябрьдә игътибар үзәгендә 1нче сыйныфлар булса, май аеның шундый матур көнендә карашлар 4нче сыйныф укучыларына төбәлде. Быел 4нче сыйныфны 13 укучы тәмамлады. Бу тантаналы чарада барлык укучылар да җырлар һәм шигырьләр аша үзләренең мәктәпләренә, кадерле укытучыларына рәхмәтләрен ирештерделәр.
Балаларны иң беренче булып шундый үзенчәлекле һәм гомергә истә кала торган көн белән мәктәп директоры Сөнгатуллина Гөлчәчәк Наил кызы котлады, аларга исәнлек, уңышлар, яхшы билгеләргә генә укуларын теләде, һәркайсына җылы сүзләр тапты. Чыгарылыш укучыларына истәлекле бүләкләр өләшенде. Ел дәвамында тырышып укыган, актив укучылар да игътибарсыз калмады. Һәрберсенең исем-фамилиясе аталып, грамоталар белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмдә "Алексеевскдорстрой" ААҖның директор урынбасары Артём Николаевич Струков катнашты. Ул: "Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне уку елы тәмамлану белән котлыйм. Җәйге каникулларда сезгә тагын да көч-куәт туплап, яңа уку елында зур уңышлар телим. Ә безнең оешма, үз чиратында, мәктәпне киләсе уку елына әзерләүдә булышыр", - дип әйтте.
Беренче укытучылары Мортазина Люция Фоат кызы элеккеге укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады һәм аларга киләсе уку елларында бары тик уңышлар, бердәм булып барлык авырлыкларны да җиңүләрен теләде. Хәзерге сыйныф җитәкчеләре Җәләлетдинова Чулпан Идрис кызы балаларга булган мөнәсәбәте, алар белән аерылышуның ничек авыр булуы турында сөйләгәндә дулкынлануын яшерә алмады.
Укучылар барлык укытучыларга, әти-әниләргә, килгән кунакларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Линейка һәрвакыт-тагыча тәмамланды: 4нче сыйныф укучысы Хәйретдинов Илсаф белән 1нче сыйныф укучысы Турушкина Александра бергәләп кыңгырау чыңлаттылар.
Алда укучыларны ямьле җәй көтә. Каникулларын күңелле, файдалы итеп уздырып, ныклы көч туплап яңа уку елына аяк басарга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев