Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Юбилеегыз белән, Рауза Касыймовна

20 гыйнварда Кыр Шунталысы авылында яшәүче Рауза Касыйм кызы Салахиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Туган көне белән аны Кыр Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Кыямова котлады. Ул Алексеевск муниципаль район башлыгы Сергей Демидов исеменнән азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды.

Рауза әби Кыр Шунталысы авылында туа. 1950 елда ул Мингач Зәйнетдин улына кияүгә чыга, шул ук елны «Вахитов исемендәге» колхозда бозау караучы булып эшли башлый, ә 1968 елдан ире белән бергә дуңгыз фермасында эшли. Ул бүләкләргә, Мактау грамоталарына ия.

Рауза әбинең биш баласы, унике оныгы, егерме өч оныкчыгы һәм бер оныкчыгының баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев