Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үзгәрәчәк

Инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов хәбәр иткәнчә, 1 куб. метр газ бәясе 4 процентка артачак һәм элеккеге 4 сум 61 тиен урынына 4 сум 80 тиен булачак.

Июльдән электр энергиясе өчен 3,8 процентка күбрәк түләргә туры киләчәк: район үзәге кешеләре өчен 1 кВт - 2 сум 99 тиен, авыл җирлекләре кешеләре өчен 2 сум 09 тиен булачак. Су да кыйммәтләнәчәк: 1 кубометр су бистә кешеләре өчен 24 сум 5 тиен, авыл кешеләре өчен 23 сум 57 тиен тәшкил итәчәк. Һәм, ниһаять, күп фатирлы өйләрдә яшәгән өчен түләү, тулаем алганда, 3,5 процентка артачак, каты көнкүреш калдыкларын чыгарып түккән өчен гаиләнең һәр әгъзасы 25 сум 50 тиен түләячәк.


Игътибар:
Бу елның 5 аенда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү суммасы (булган бурычларны түләүне исәпкә алып) 105 процент тәшкил итте.


Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне электрон рәвештә, ягъни Интернет һәм терминаллар аша башкарырга мөмкин. Районда әлеге хезмәтләрдән халыкның 7 проценты гына файдалана, республика буенча исә әлеге күрсәткеч 24 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев