Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Картаймагыз әле, әниләр!

8нче Март алдыннан минем гомере буе сәүдә системасында эшләп лаеклы ялга чыккан, намуслы гомер кичергән каенанам Мәликә Галимҗан кызы Хөсәенова турында язып китәсем килә. Ул моңа лаек, дип уйлыйм, чөнки үзен белә белгәннән бирле тырышып эшләп, кешеләргә гел игелек кенә кылып, гомеренең алтын көзенә якынлашты ул.

Тегермән ач үлемнән коткара
Урта хәлле крестьяннар Мәрфуга апа белән Галимҗан абый Немаевлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә Мәликә. Галимҗан абый бик тә укымышлы, гыйлем иясе була, дүрт чит тел белә, ә Мәрфуга апа дини кеше була. Илдә колхозлашу бара. Крестьяннарны кайсын көчләп, кайсын үзе теләп колхозга керткән чаклар. Ләкин Галимҗан абый колхозга керергә теләми. Үзенең тегермәне, хәлле генә йорт-җире була. Шунлыктан аны, "Халык дошманы" дигән ярлык тагып, себергә сөрергә карар итәләр. Өендә бөтен нәрсәне талыйлар, өй түбәләрен каерып алып ташлыйлар, хәтта бишектә ятучы Мәликәне бишеге-ние белән урамга чыгарып аталар, өсәктә булган соңгы икмәкләренә кадәр кырып-себереп алып чыгып китәләр. Галимҗан абыйны караңгы төннәрнең берсендә бер мәрхәмәтле дусты Алексеевскига алып китә. Шулай итеп, ул себергә сөрелмичә кала. Федоровка янындагы бер утраудагы тегермәнгә килеп урнашалар. Ачлык-ялангачлык хөкем сөрә. Гаиләдә ун бала. Барысы да ашарга сорый. Ярый әле шул тегермән аларны ачтан үлүдән коткарып кала. Тирә-як авыл кешеләре барысы да булган ашлыкларын бирегә килеп тарттыралар. Салкын, буранлы көннәрдә кунарга да калалар. Гаилә болай да ишле, бер тегермән өенә ничек сыеп беткәннәр диген син аны. Моның өчен хуҗаларга нинди киң күңелле, ачык йөзле булырга кирәккәндер. "Җилле көннәрдә (чөнки бу җил тегермәне була) рәхәт иде әле, - дип исенә төшерә әни. - Ә менә тыныч көннәрдә ашлык тарттыру өчен әти безне төн уртасында уятып, тегермән канатын әйләндерергә алып чыга иде". Ул бала чакның бөтен авырлыгын, михнәтен үзендә татый. Кыш көннәрендә, зәмһәрир суыкларда да, ачы җилләрдә һәм карлы-буранлы көннәрдә дә ике кыз бала - апасы Гандәлифә апа (күптән мәрхүмә инде, урыны җәннәттә булсын), сыер җигеп, утрауга печәнгә йөриләр, мич ягарга урманнан чыбык-чабык ташыйлар. Куйбышев сусаклагычына су җибәргәннән соң бөтен болыннар, алар яшәгән урыннар су астында кала, һәм гаилә Алексеевскига күчеп кайтырга мәҗбүр була. Бер иске генә ике катлы агач өй сатып алалар. Беренче каты - подвал кебегрәк бер нәрсә, аннан кешеләрнең аяклары гына күренә. Ләкин адәм баласы бөтен нәрсәгә түзә бит. Шунда яшәп китәләр. Озакламый 60 яшендә әтиләре үлеп китә. Бөтен мәшәкать әниләре һәм балалар өстенә кала.

Яшьлек еллары
Менә Мәликә әни дә үсеп буйга җитә, бик чибәр кызга әйләнә. Күп егетнең күзе төшә аңа, ләкин ул аларның берсен дә үзенә якын китерми. Язмышын көткәндер, мөгаен. Кичке уеннарның берсендә кап-кара күзле, бик тә чибәр йөзле Сибгатулла исемле бер егетне күреп ала, һәм алар танышып китәләр. Егет Севастопольдә армиядә хезмәт итә икән. Армиядән отпускка кайткан чагы була. Яшьләр бер-берсен ошаталар, һәм алар арасында мәхәббәт бөреләре чәчәк ата. Егетнең бу чибәр кызны үзеннән калдырасы килми (бүтәнгә чыгып куяр, дип курыккандыр) - аңа өйләнеп, үзе белән алып китә. Егетнең туганнары да аны бик яраталар, беренче күрүдән үк ошаталар. Ә инде Севастопольдә яшәгәндә гаиләне тагын да ямьгә күмеп, бәхетләрен тагын да арттырып, бер-бер артлы ике уллары дөньяга аваз сала. Армия хезмәте тәмамлана, һәм алар туган якларына кайтып төшәләр.


Авыр еллар. Алексеевскида ни торыр урыннары, ни эшләргә рәтле эшләре булмый, һәм алар, бәхет эзләп, Пермь якларына чыгып китәләр. Мәликә Галимҗан кызы анда беркайда да эшләми, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнә, ә Сибгатулла Ибәтулла улы шахтада эшли башлый. Тормышлары бераз рәтләнеп китә. Тик көтмәгәндә бер фаҗигале хәл була, шул аларның язмышын үзгәртә дә куя. Бервакыт шахта ишелә, һәм гаилә тоткасы булган ир җир астында кала. Ярый әле, бәхете бар икән - гомере бетми. Шуннан соң инде алар туган якларына кайтып китәләр.


Алексеевскига кайтып, Сибгатулла Ибәтулла улы сөт заводына - шофер, ә Мәликә Галимҗан кызы ашханәгә буфетчы булып урнаша. Эшен тел-теш тидермәслек итеп башкара, клиентлары арасында да, бистә халкы арасында да абруй казана. Аңа райпотребсоюз администрациясеннән күп тапкырлар рәхмәт белдерелә. Тормышлары шулай акрын гына дәвам итә. Балалары да үсеп килә, мәктәптә укыйлар. Инде армиягә китәр чаклары да җитә. Олы уллары Җәмил хәрби училищега укырга керә, ә икенче уллары Зиннур армиягә китә - Төньяк флотка эләгә.

Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри...
Тик бәхетле мизгелләр озакка бармый шул - бер минутта челпәрәмә килә. Көтмәгәндә ире авырый башлый. Озак та үтми, каһәр төшкән рак авыруыннан үлеп тә китә. Бу коточкыч кайгылы көннәрдә аңа балалары, туганнары, дуслары ярдәмгә килә. Нишлисең, бик кадерле кешеләребезне югалтсак та, авырлык кичерсәк тә, түзәргә туры килә. Тормыш шулай корылган. Ул да бу кайгыларга бирешми, көчле ихтыярлы булуы, сабырлыгы булыша аңа. Бертуган сеңелесе Рәшидә апаның (ул ашханәдә директор булып эшләде, күптән мәрхүмә инде, авыр туфрагы җиңел булсын) ярдәме зур була аңа, ул гел әни янында була. Тик кайгырып кына яшәп тә, үлгән артыннан үлеп тә булмый. Ризван Хәкимов әйткәндәй,


"Киткән артыннан китеп булмый,
Яшәп булмый елап гел генә.
Исәннәрнең җирдә үз тормышы,
Аларда да гомер бер
генә".


Шулай итеп, тормыш туктап тормый, үз җаена бара да бара. Берничә елдан соң яхшы гына кешене очратып, аңа кияүгә чыга. Икенче ире дә шахтадан кайткан бик тә тәртипле, эшчән, сабыр холыклы кеше иде. Саескан тавы авылында иске генә өй сатып алып, шуның урынында берүзе өр-яңа өй җиткерде. Тигез, бик бәхетле гомер кичерделәр. Терлек асрадылар, умарта тоттылар, күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерделәр. Артып калганын әле сата да иделәр. Менә шулай 26 ел гомер кичерделәр. Бәхетле гаиләдә яшәгән кешеләр вакытның узганын да сизми кала, диләр. "26 ел 26 көн кебек кенә узып китте, - ди әни. - Ул миңа җил-яңгыр тидермәде, миннән бернәрсә эшләтмәде, мин бер мәшәкать белми яшәдем. Тик бу бәхетем дә озакка сузылмады шул".


Аның ишеген тагын кайгы җиле килеп какты. Бер-бер артлы бөтен туганнары, йөрәк парәсе, яраткан улы һәм ире дә гүр иясе булды. Ходай кайгыны яраткан кешемә бирермен, дигән. Тик шуның кадәр хәсрәткә түзәр өчен артык көчле, артык сабыр, артык түземле булырга кирәктер. Әни кайгыларга бирешмәскә тырышса да, нык бетереште, картаеп та китте. Ләкин кешеләргә ышанычын югалтмады, явызланмады. Хәзер янындагы оныгына һәм ике оныкчыгына сөенеп көн күрә. Бүген дә безгә акыллы киңәшләрен биреп, хәленнән килгәнчә ярдәм итеп яшәргә тырыша. Безне ачык йөз белән каршы ала, тәмле ризыклар пешереп көтеп тора.

Бәхетле картлык
Әни тормышыннан бик канәгать. Ул бәхетле кеше - бар нәрсәсе бар. Район хакимияте башлыгы Владимир Козонковка тузган торак программасы буенча өр-яңа өйдән ике бүлмәле фатир биргәне өчен зур рәхмәт әйтә. Аңа исәнлек-саулык, эшендә уңышлар тели. Өендә бөтен уңайлыклары бар- җылы, якты, чиста һәм ямьле. Газ, су, ут исәпләгечләрнең барысы да куелган. АГВсы да өендә генә. Салкын булса газны арттырып куя, эсселәтеп җибәрсә, киметә. Рәхәт. Бер керсәң, чыгасы да килми. Хөкүмәтебезгә дә рәхмәтле, үзенә җитәрлек пенсия ала, бернәрсәгә мохтаҗлык кичерми.


Сүз уңаеннан әйткәндә, ул бик уңган хуҗабикә дә. Инде сиксәнне узган булса да, ашап туйгысыз тәмле ашлар, бөккәннәр пешерә. Мине дә күп нәрсәгә өйрәтте. Мин аннан үзем өчен файдалы нәрсәләрне күп алдым. Хәзер дә кешегә сөйләргә ярамаган сүзләремне аңа гына сөйлим. Чөнки беләм, ул аларны читкә чәчеп-сүтеп йөрми. Миңа авырлык килгәндә сүзе белән дә, эше белән дә булыша. Аңа чиксез рәхмәтлемен мин.


Ул бүген дә өйдә генә утырып тормый, кешеләр белән аралаша, урамнарга чыгып йөри. Мин аның беркайчан да кем белән булса да сүзгә килгәнен, кемгә дә булса начарлык эшләгәнен, кара уйларга чумып йөргәнен белмим. Ул ак күңелле, саф йөрәкле кеше. Хайваннарны, чәчәкләрне, табигатьне ярата. Димәк, тормышны, кешеләрне ярата. Кешеләрне яраткан кешенең үзен дә яраталар, хөрмәт итәләр. Без картлык чигенә җиткән әниләрне, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кадерләргә тиешбез.
* * *
Мин әнине 8нче Март бәйрәме белән котлыйм, аңа безне сөендереп, тагын озак еллар авырмыйча, исән-сау яшәвен, тыныч, бәхетле картлык кичерүен, балаларының, онык һәм оныкчыкларының яратуын тоеп яшәвен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев