Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Кайбер ял көннәре күчерелде

Бүген без, Яңа ел бәйрәмнәреннән нинди ял көннәре калганын һәм алар нинди көннәргә күчерелүгә ачыклык кертәбез.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, РФ Хезмәт кодексы һәм "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" республика Законы нигезендә бәйрәм ял көннәре булып: 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары; 7 гыйнвар - Раштуа; 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне; 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне; 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме; 9 Май - Җиңү көне; 12 июнь - Россия көне; 30 август - Татарстан Республикасы көне; 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне; 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне; Ураза бәйрәме; Корбан бәйрәме тора. Диния нәзарате хәбәр итүенчә, 2014 елда бу ике мөселман бәйрәме 28 июль һәм 4 октябрьгә туры килә.
Кайбер ял көннәрен күчерүгә килгәндә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә түбәндәге ял көннәре: 4 гыйнвар шимбәсе - 2 май җомгасына, 5 гыйнвар якшәмбесе - 13 июнь җомгасына; 24 февральнең дүшәмбесе - 3 ноябрь дүшәмбесенә күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев