Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Күркәм һөнәр

Безнең илдә Төзүчеләр көне совет заманнарыннан бирле билгеләп үтелә: 1955 елның 6 сентябрендә СССР Верховный Советы Президиумы әлеге бәйрәмне ел саен билгеләп үтү турында указ чыгарды һәм августның һәр икенче якшәмбесендә бу датаны билгеләп үтәргә әмер бирде. Төзүчеләр көнен бәйрәм итү традициясе сакланган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитте, ә...

Безнең илдә Төзүчеләр көне совет заманнарыннан бирле билгеләп үтелә: 1955 елның 6 сентябрендә СССР Верховный Советы Президиумы әлеге бәйрәмне ел саен билгеләп үтү турында указ чыгарды һәм августның һәр икенче якшәмбесендә бу датаны билгеләп үтәргә әмер бирде. Төзүчеләр көнен бәйрәм итү традициясе сакланган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитте, ә беренче тапкыр төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәрен 1956 елның 12 августында котлыйлар һәм хөрмәт күрсәтәләр.

Әлеге һөнәр ияләренең эше күзгә күренеп тора: блок артыннан блок, кирпеч артыннан кирпеч һәм менә торак өйләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр әзер...
Төзүчеләр, бигрәк тә үзебезнең Алексеевск төзүчеләре, август аенда аеруча киеренкелек кичерәләр. Бу-сезонлы эшләрнең иң кызган чагы, чөнки барлык производство бурычлары срогында үтәлергә тиеш. Ә объектлар, чыннан да, байтак: "Алексеевск МСО-ТАПС"ЯАҖ республика программасы нигезендә Шәмәдә, Юеш Көрнәле һәм Биләрдә мәктәпләрне актив төстә капиталь ремонтлый, җирле бюджет акчасына Шәмә һәм Юеш Көрнәле балалар бакчаларын тузган биналардан мәктәп биналарына күчерделәр. Шул ук оешма авыл җирләрендә җиде ФАПны ремонтлый һәм ветераннар өчен торак төзи.
Районның төзелеш белән шөгыльләнүче тагын бер оешмасы-"Керамика-Маркет"ЧҖҖ. Августта оешма 18 фатирлы ипотека йортын тапшырырга планлаштыра (анда биш фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына билгеләнгән) һәм Просторная урамында 27 һәм 9 фатирлы торак өйләргә фундаментлар сала.
Шул ук айда Ромодан кешеләрен дә зур бүләк көтә: алар күп функцияле үзәк-ялны оештыру өчен генә түгел, ә бәлки спорт белән шөгыльләнү өчен дә исәпләнгән мәдәни-спорт объектын ачу шаһитлары булачаклар. Районда үткәрелә торган "Чиста су" программасы да игътибарга лаек: Лебединода яңа скважина сафка кертелде, Ромоданда яңа суэтем башнясы куела. "Алексеевск, водоканал"ААҖ район үзәгенең яңа төзелешләр өчен билгеләнгән көнчыгыш өлешендә суүткәргеч челтәрләрен үткәрүгә кереште. Алексеевскида яңа су алу җайланмасын файдалануга кертү сезонның әһәмиятле мәсьәләсе булачак, шәхси җылыту казаннарының эше аның берөзлексез эшләве белән турыдан-туры бәйләнәчәк. Ул казаннарны куюның хәзер иң кызган чагы, дип сүзен йомгаклады инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов.
Шунысы үзенчәлекле, быел җәй барлык төзү һәм ремонт эшләре, шулай ук район үзәгендә һәм аннан читтә-Сахаровкада, Березовая Гривада һәм Биләрдә юлларны төзү һәм капиталь ремонтлау турыдан-туры җирле оешмалар һәм предприятиеләр, шул исәптән "Алексеевскдорстрой" ААҖ көче белән башкарыла. Өстәвенә төзүчеләр файдалана торган төзү материаллары да үзебездә җитештерелә, аларны "Алексеевск керамикасы" ААҖ эшләп чыгара.
Әйтергә кирәк, соңгы берничә елда төзүчеләребез күбрәк һәм яхшырак төзи башладылар. Әгәр әлеге эшче һөнәрен зуррак масштабларда карасаң, һичшиксез, нәкъ менә ул тулаем илебездә һәм, атап әйткәндә, районыбызда икътисадый үсешнең төп этәрүче көчләренең берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев