Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Коену сезоны ачыла

Җәй үз хокукларына керә. Һава торышы әллә ни кинәндермәсә дә, июнь дә якынлашып килә. Ә җәй - кояш һәм пляж ул. Менә-менә коену сезоны да ачылыр. Шул уңайдан суда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү артык булмас.

Беренчедән, исерек килеш коенырга ярамый. Чөнки исерткеч эчемлек тәэсирендә кешеләр еш кына үз көчләренә артык ышаналар, бу еш кына начар нәтиҗәләргә китерә.

Икенчедән, билгесез, тыелган урыннарда коенырга, шулай ук таныш булмаган урыннарда суга сикерергә, киртә һәм буйкалар артына да йөзеп китәргә ярамый.

Өлкәннәргә балаларын сулыклар янында караучысыз калдырырга, аннан да битәр, аларны сулыкларга үзләрен генә җибәрергә кирәкми.

Ашаганнан соң бер сәгать-сәгать ярым вакыт үтмичә коенырга рөхсәт ителми. Суда 15-20 минуттан артык тормаска, ә коенганнан соң тәнне сөлге белән сөртергә кирәк.

Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү фаҗигале төстә тәмамланырга мөмкин. Пляжларда һәм сулыкларда яхшы һәм куркынычсыз ял итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев