Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Котлаулары-бызны кабул итегез

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бөтенроссия һөнәри бәйрәмебез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез! Әлеге көн районыбызда мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәнегез, балаларны һәм яшүсмерләрне рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләвегез, авылдашларыгызның рухи байлыгын саклау һәм арттыруга өлеш керткәнегез өчен тирән хөрмәт күрсәтү йөзеннән оештырылган. Бүген районда 83...

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бөтенроссия һөнәри бәйрәмебез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез!

Әлеге көн районыбызда мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәнегез, балаларны һәм яшүсмерләрне рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләвегез, авылдашларыгызның рухи байлыгын саклау һәм арттыруга өлеш керткәнегез өчен тирән хөрмәт күрсәтү йөзеннән оештырылган.
Бүген районда 83 мәдәният учреждениесе эшләп килә, аларда 155 белгеч намус белән хезмәт итә.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезнең ярдәмегез белән халыкның ял сәгатен оештыру өчен шартлар булдырыла, китапханә укучыларына хезмәт күрсәтелә, музей эшчәнлеге, балаларга өстәмә белем бирү оештырыла.
Нәкъ менә сез халыкның рухын, кәефен күтәрәсез, оптимистик хисләр, иҗат итү теләге уятасыз, рухи тормышны торгызу процессына байтак өлеш кертәсез, районның мәдәни потенциалын саклап каласыз һәм арттырасыз.
Сезгә яз кәефе, иҗади күтәрелеш һәм эшегездә яңа уңышлар телибез. Йокыдан уянып килә торган табигатьнең көче сезне яңа идеяләр белән тулыландырсын һәм барлык башлангычларыгызда уңышка алып килсен. Сезгә сәламәтлек, илһам юлдаш булсын!

Район мәдәният бүлеге начальнигы Анна ТРОШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев