Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Котлыйбыз!

8 Март көнендә: «Спортчы кызлар гына түгел, ярдәмчеләр дә» Күпләр өчен хатын-кыз-ул барыннан да элек ана. Ягымлылык, мәрхәмәтлелек, кайгырту. Әгәр спортка якынрак килсәк, мин кызыклы ачыш ясадым. Без ярышка барганда, мәсәлән, спортчылар төркеме кызлардан һәм малайлардан торган чаңгы ярышына, малайлар кызлар янында үзләрен кыюрак хис итәләр. Алар кызлар алдында кыю,...

8 Март көнендә:

«Спортчы кызлар гына түгел, ярдәмчеләр дә»
Күпләр өчен хатын-кыз-ул барыннан да элек ана. Ягымлылык, мәрхәмәтлелек, кайгырту. Әгәр спортка якынрак килсәк, мин кызыклы ачыш ясадым. Без ярышка барганда, мәсәлән, спортчылар төркеме кызлардан һәм малайлардан торган чаңгы ярышына, малайлар кызлар янында үзләрен кыюрак хис итәләр. Алар кызлар алдында кыю, батыр булып күренергә тырышалар. Кыскасы, менә дигән сугышчан кәеф хакимлек итә. Шулай булгач, мин, тренер өчен, кызлар спортчылар гына түгел, ә бәлки күпмедер дәрәҗәдә яхшы ярдәмчеләр дә. Хәзерге спортта бит вак-төякләр юк, һәрбер нәрсә теге яки бу мәгънәдә нәтиҗәгә эшли.
Язның беренче бәйрәме көнендә барлык яшь спортчы кызларга нык сәламәтлек, әйбәт кәеф, гел чибәр булуларын, киләчәктә ныклы гаилә коруларын, туганнары һәм якыннары янында бәхетле булуларын телим.
В.НИКЕШИН,
спорт мәктәбе тренеры

«Сәламәтлек һәм әйбәт кәеф телим!»
Барлык ата-аналар да үзләренең спортчы балаларына ярдәм итәргә тырышалар, һәм бу үзенең җимешләрен бирә: безнең секция өчен республика һәм Россия ярышларында җиңүләр гадәти хәлгә әйләнде. Минем секциягә тулы булмаган гаиләләрдән берничә бала йөри: ул балаларның әниләре генә бар. Алар еш шалтыратып, балаларының ничек шөгыльләнүләре, дәресләрне калдыру-калдырмаулары белән гел кызыксынып торалар. Шунысы кызык, бу балалар көрәшне генә уңышлы үзләштермиләр, гадәти мәктәптә дә яхшы укыйлар. Кызыксынучан игътибар, балаларының эшләрендә катнашу үзенең йогынтысын ясамый калмый. Ә бит бу хатын-кызлар җилкәсенә күпме мәшәкать өелгән-моны күз алдына да китереп булмый. Укучыларымның әниләренә олы хөрмәт күрсәтеп, аларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, балаларының аларны һәрчак яратуларын, бөтен эшләрендә булышуларын телим.
Әлбәттә инде, барлык хатын-кызларны шушы матур бәйрәм белән котлыйм! Барысына да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, һәрвакыт әйбәт кәефтә булуларын телим. Бәла-казалар һәм кыенлыклар сезне читләтеп үтсен иде.
Б.СӨЛӘЙМАНОВ,
спорт мәктәбе тренеры

«Сыйныфташ кызларымны котлыйм»
Барлык сыйныфташларымны-1968 елда 10"А" сыйныфын тәмамлаган кызларны, 1нче Алексеевск урта мәктәбе укытучыларын һәм туган бистәмдә яшәүче бөтен хатын-кызны искиткеч матур бәйрәм-8 Март белән котлыйм! Үзләрен бик әйбәт хис итүләрен, авырмауларын һәм туганнарының да тулы тәртиптә булуларын, яхшы кәеф, барлык эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телим.
А.АБРАМОВ.
Яр Чаллы шәһәре

«Әни-ягымлы кешем»
22 яшендә тол калып, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда тракторчы булып эшләгән әниемнән алып бөтен хатын-кызга да мин зур хөрмәт белән карыйм. Хәзер инде мәрхүмә укытучым Александра Николаевна Денежкинаны һәрвакыт якты хисләр белән генә искә алам, ул минем өчен икенче әнием булды. Тормышымнан бакый дөньяга күчкән газиз хатыным Галинаның якты образы беркайчан да күз алдымнан китми.
Барлык хатын-кызларга тормыштагы авырлыклар белән көрәшергә көч бирә торган гаилә бәхете телим. Бу кыенлыкларны гаиләдә ир белән хатын, ата-аналар һәм кече буын арасында яхшы мөнәсәбәт, уртак планнар, иртәгесе көнгә ышаныч булганда гына җиңеп чыгарга мөмкин.
Барлык хатын-кызларыбызга бәхет, балаларыннан, аларның язмышыннан канәгать булуларын телим.
А.БОЧКАРЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев