Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Өлкәннәр көне белән!

Район башлыгы Владимир Козонков пенсионерларны, сугыш һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлады:

- Октябрьнең беренче көне үк искиткеч матур дата - Өлкәннәр көне белән истәлекле. Бу көнне без өлкән һәм акыллы буынны - барлык туганнарыбызны һәм күңелебезгә якын кешеләребезне котлыйбыз.

Кадерле пенсионерларыбыз һәм ветераннарыбыз! Сез эшләп яки лаеклы ялда булып, безгә тормыш, игелеклелек һәм гаделлек дәресләре бирәсез, эшләребез һәм кылган гамәлләребез өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Сез һәрвакыт яхшы заманнар киләсенә ышанып яшәдегез һәм безне дә шуңа өйрәттегез. Без сезнең белән горурланабыз, сез хәзер дә саклап калган батырлыгыгыз һәм чыдамлылыгыгыз алдында баш иябез.

Өлкән кешеләр турында кайгырту - һәркайсыбызның бурычы. Үзегезне ялгыз итеп сизмәвегез, һәрчак туганнарыгызның һәм якыннарыгызның яратуын һәм игътибарын тоеп яшәвегез өчен барысын да эшли алабыз. Чын күңелдән сезгә озак елларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормышка кызыксынуыгызның кимемәвен, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның яратуын һәм хөрмәт итүен телим. Көннәрегез якты һәм матур булсын, күңелегездә тынычлык хөкем сөрсен, йөрәкләрегездә яшьлек дәрте мәңге сүнмәсен. Бәйрәмегез белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев