Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Өлкәннәр көне белән!

Әлеге бәйрәм датасы белән өлкән буын вәкилләрен район башлыгы Владимир Козонков котлый:

- Әлеге көн - өлкәннәрнең яшен искә төшерү форсаты түгел, ә бәлки әтиләребез һәм әниләребезгә,сугыш һәм тыл ветераннарына, пенсионерлар һәм олыларга районыбызны үстерү эшенә үз өлешләрен керткәннәре, озак еллар намуслы хезмәт куйганнары, тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Сезне "өлкән" дигән сүз куркытмасын. Чөнки сез акыл туплаган, иң яхшы традицияләрне саклаучылар, киләчәк буыннар өчен лаеклы үрнәк. Иң авыр елларда сез, нык холыклы кешеләр, кыюлык һәм чыдамлык күрсәттегез. Бүген дә бирешмәгез. Сез балаларыгызга, оныкларыгызга кирәк. Сезнең тәҗрибәгез һәм белемнәрегез һәрчак зарур.

Барлык алексеевскилылар исеменнән Сезгә нык сәламәтлек, тормышка илһамыгызның сүрелмәвен, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең назын һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев