Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Нәүрүз килә, яз килә

Барыбыз да белүебезчә, Татарстаныбызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе бара, бу уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар уздырыла. Мәсәлән, бу мәкалә Чуваш Майнасы урта белем бирү мәктәбе укучылары, дөресрәге аларның әлеге акцияне ничек билгеләп үтүләре турында язылган. Укыту бүлеге мөдире Анна СТЕПАНОВА газета укучыларга шул турыда тулырак сөйләп китәр.

- Бүген бездә зур бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз - ул Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 март - яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр, дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан. Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты.

Безнең мәктәптә укучылар 4 тел: рус, татар, инглиз һәм ана телен, чуваш телен өйрәнәләр. "Телләр белгән - илләр гизгән" дигән борынгылар. Укучылар да телләрне өйрәнү дәресләре аша булса да төрле илләргә сәяхәт итәләр, аларның мәдәнияте белән танышалар, халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнәләр. Менә күптән түгел мәктәп укучылары төрек иленә сәяхәт итеп, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында 8нче сыйныф кызлары Анжелла Егорова, Августина Ермолаева, Мария Кузнецова, Мария Петрова "Нәүрүз котлы булсын!" исемле кечкенә генә бәйрәм оештырдылар.

Бәйрәм яз, Нәүрүз турында шигырьләр белән үрелеп барды. Төп өлештә Төн - 6нчы сыйныф укучысы Вадим Игнатьев белән Көн - Паишева Жанна очрашып, бер-берсен сәламләделәр, бер-берсенә бүләкләр ясадылар. Әлбәттә инде, Төн үзенең "вакытын" Көнгә бүләк итте.

Бәйрәмнең якты мизгеле Нәүрүзбикәнең чыгышы булды. Ул матур теләкләр әйтте, яз белән котлады, балаларны сынады.

Шулай ук бәйрәмдә төрле уеннар да булды. Элек-электән җир уңдырышлы булсын өчен буразналарга йомырка салганнар. Шуны символлаштырып агач кашыкта йомырка белән, аннан соң капчык киеп йөгерү һәм "бүкән" аякларда йөрү кебек уеннар уйналды.

Бәйрәм ахырында Нәүрүзбикә әле генә баш төрткән бодай үсентеләре бүләк итте, уңышлы, уңдырышлы, мал-мөлкәтле ел теләп калды. Бәйрәм Фатих Кәрим сүзләренә язылган "Яз, яз, яз җитә" җыры белән тәмамланды.

Бәйрәм мизгелләрен тулырак vk.com. социаль челтәре аша https://vk.com/public89218940 адресы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев