Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Рамазан ае алдыннан бистәбезнең үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе булып узды

6 апрельдә, шәгъбан аеның 23 кичендә, бистәбезнең үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе булып узды.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе- мөфти сайлау уңаеннан оештырылган әлеге кичәдә авыл имамнары, мәхәлләгә йөрүче мөселманнар, остаз-мөгаллимәләр, шәкертләр катнашты.

Алексеевскилылар каршында Татарстан Республикасы Диния нәзарәтеннән килгән Ибраһим Шаһимәрдәнов вәгазь сөйләде. Ибраһим хәзрәт вәгазендә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күркәм холкын үрнәк итеп алырга, намаз укыган вакытта гына түгел, ә тормышта кешеләр белән аралашканда да мөселман булырга кирәклеген искәртте ул. Эчтәлекле һәм мәгънәле вәгазь барлык тыңлаучыларны тәэсирләндерде, тирәннән уйланырга мәҗбүр итте. Район мөхтәсибәте җитәкчесе Рөстәм хәзрәт исә килгән кунакка олы рәхмәтләрен җиткерде.

Узган ел газетабызда Коръәннән 200дән артык сорау бастырылган иде, шул сорауларга дөрес итеп җавап биргән шәкертләр үзләренә насыйп булган бүләкләрне кабул итеп алдылар. Аңа йомгак узган ел шул вакытта ясалырга тиешле иде, тик пандемия төзәтмәләр кертү сәбәпле ул кичектерелде, - диде өлкән абыстаебыз Гөлсинә Хәкимова.

Быел мәчеттә балалар өчен якшәмбе укулары оештырылды, аларны остазлары Гөлия Хөснетдинова укытты. Якшәмбе мәктәбенә йөргән сабыйларга мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр таратылды.

Аксакаллар шурасы рәисе Нургаен Исхаков барлык мөселманнарны якынлашып килүче Рамазан ае белән котлады, Аллаһы Тәгалә барыбызга да уразаны кабул булырлык итеп тотып чыгарга көч-куәт бирсә иде, дип изге теләкләрен әйтте.

- Бүген яңгыраган вәгазьләр үтемле, урынлы һәм мәгънәле булды. Хәзерге заманда кешеләрне телефоннан, интернеттан аеруы авыр. Һәр тәннең ризыгы булган кебек, җанның да ризыгы булырга тиеш. Мин бүген үзем өчен әнә шундый рухи азык алдым һәм мин әлеге мәҗлестә катнашуыма бик шатмын - диде кичәгә килгән Әлфия Хөсәенова.

Соңыннан хәзрәт укылган Коръән сүрәләренә дога кылып, Аллаһы Раббыбыздан ачлыктан, корылыктан, сугыш афәтләреннән, авырулардан саклавын сорады.

Мәҗлестә катнашучылар, алдагы көннәрдә дә кешеләр белән туганнарча мөнәсәбәттә булсак, Аллаһка тагын да якынайсак иде, дигән теләктә таралаштылар.

 

Илүзә Җамалиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X