Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Район башлыгы Сергей Демидов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Бу – иҗтимагый тотрыклылыкны тәэмин итүче кыю һәм көчле рухлы кешеләр бәйрәме. Эчке эшләр органнары һәрвакыт дәүләт системасының ышанычлы буыны булды һәм шулай булып кала да. Башка көч ведомстволары белән бергә сез законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җавап бирәсез.

Күп елларын авыр һәм куркыныч хезмәткә багышлаган һәм хәзер яшь буынны тәрбияләүгә һәм үстерүгә гаять зур өлеш кертүче, бай тәҗрибәләрен һәм хезмәтнең иң яхшы традицияләрен тапшыручы эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәтемне җиткерәм.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Алексеевск районы буенча бүлегенең личный составы киләчәктә дә үз алдына куелган бурычларны уңышлы үтәячәк. Сезгә тыныч тормыш, хезмәтегез һәм халкыбызның ялын тәэмин итүегез өчен рәхмәт.

Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, оптимизм, сабырлык, иминлек һәм Ватанга хезмәт итүдә тагын да зуррак уңышлар, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ярдәмен тоеп яшәвегезне, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, бәхет телим.

Бәйрәм белән!

 

Полиция көне алдыннан Алексеевскида иң яхшы хезмәткәрләрне, шулай ук хезмәт ветераннарын бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

Район мәдәният йортында Полиция көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Хезмәттәшләрен һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, подполковник Руслан Юнысов котлады. Ул залда утыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иң яхшы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ветераннарга да бүләкләр тапшырылды. Полиция хезмәткәрләренә район башлыгы Сергей Демидов исеменнән котлау сүзләрен башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров җиткерде. Ул хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды. Хезмәттәшләрен бәйрәм белән Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов та котлады һәм шулай ук бүләкләр тапшырды. Бәйрәм концертыннан соң ветераннар һәм гамәлдәге хезмәткәрләр Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев