Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Игелек кыл» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Үзенчәлекле балаларны аеруча кайгыртып

Матур итеп бизәлгән фойеда интерактив мәйданчык эшләде. Үзенчәлекле балалар, шулай ук бәйрәм кунаклары балалар иҗаты һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәкләре белгечләре һәм педагоглары үткәргән иҗади мастер-классларда катнаштылар. Малайлар һәм кызлар бик теләп бизәнү әйберләре, уенчыклар, беләзекләр ясадылар. Аеруча нурлы кояш ясау һәркемнең күңеленә хуш килде, чөнки һәр бала аның нинди булачагын үзе билгеләде. Ә балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе хезмәткәрләре балалар өчен «Лабиринт»спорт ориентлашуы буенча сынау әзерләгәннәр. Катнашучыларның һәркайсы билгеләр буенча маршрут салырга һәм лабиринттан чыгарга тиеш иде. Моннан тыш, балалар үзләренең осталыкларын күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар. Мәсәлән, күрмәүче Михаил Скалов үзенең баянда уйнавы белән бәйрәмгә килгән кешеләрне сөендерде.

Фойедан, бәйрәм залга күчте, анда район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе артистлары кунаклар өчен театр тамашасы элементлары белән бәйрәм концерты күрсәттеләр. Сәнгать мәктәбенең театр бүлеге тәр-бияләнүчеләре тамашачыларга тирә-юньдәгеләрнең игелеклелеген хәтта иң явыз кешенең дә үзгәртә һәм аны игелекле итә алуы турында сөйләделәр. Тамашачылар арасында башлангыч сыйныф укучылары да бар иде. «Игелек кыл» дип исемләнгән чара кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән барлык балалар да район җитәкчелеге биргән тәм-томнар тутырылган пакетлар алдылар.

Бәйрәмне оештыручы, «Красный Восток» мәдәният йорты директоры Светлана Некрасова билгеләп үткәнчә, чара яңа дәрәҗәгә чыкты, ә балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр алдылар:

- Узган ел без үзенчәлекле балалар белән шундый форматта эш алып бардык, быел аның дәрәҗәсен арттырыр-га булдык: кызыклы мастер-класслар, спорт мәйданчыгы эшләде, балалар да күңелле концерт күрделәр. «Злючка-колючка» сценарий буенча, башка әкият персонажларының яхшылыгыннан чәчәк ата һәм ул гаҗәеп Роза чәчәгенә әверелә. Барлык балалар һәм ата-аналар бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Аны үткәрүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт.

 

 

«Игелек кыл» исемле театральләштерелгән концерт башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин район башлыгы Сергей Демидов исеменнән Нина Кузьминична Седова җитәкчелегендәге инвалидлар җәмгыяте активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәистән тыш, бүләкләрне Алевтина Поселягина, Алевтина Дербилова, Шәмә һәм Лебединода башлангыч оешмалар рәисләре Людмила Миронова һәм Олег Егоров алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X