Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Республика көне белән!

Республика көне һәм бистәбезнең туган көне белән районыбыз кешеләрен муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлады. Котлауда өлешчә болай диелә: "Татарстанның суверенитет көне бәйсезлек, гражданлык тынычлыгы, килешү һәм күп милләтле халкыбызның бердәмлеге символына әйләнде. Бу бәйрәм-бөек, ирекле, чәчәк атучы дәүләтебезнең туган көне. Һәр кеше өчен Ватан аның кече ватаныннан башлана, безнең өчен...

Республика көне һәм бистәбезнең туган көне белән районыбыз кешеләрен муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлады.
Котлауда өлешчә болай диелә: "Татарстанның суверенитет көне бәйсезлек, гражданлык тынычлыгы, килешү һәм күп милләтле халкыбызның бердәмлеге символына әйләнде. Бу бәйрәм-бөек, ирекле, чәчәк атучы дәүләтебезнең туган көне.
Һәр кеше өчен Ватан аның кече ватаныннан башлана, безнең өчен ул - бистәбез һәм безнең район. Бүгенге көндә Алексеевск-заманча, үсүче һәм перспективалы бистә. Ул ел саен матурая, төзекләндерелә һәм яшәү өчен уңайлыклар тудырыла бара. Аның икътисады һәм социаль-мәдәни өлкәсе дә тотрыклы үсә, кече бизнес үскәннән-үсә бара.
Бистәбез һәм районыбыз иминлеге өчен үз хезмәтләре, көче һәм таланты белән бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм туган ягыбыз иминлеге өчен барлык эшләрегездә уңышлар, ә Алексеевск бистәсенә алга таба да үсеп, чәчәк атуын һәм якты киләчәк телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев