Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Салым системасы – хәзерге этапта

21 ноябрьдә салым органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре-Россия Федерациясе Салым органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Россиядә салым хезмәтенә хәзерге рәвешендә Россия Президентының "РСФСР дәүләт салым хезмәте турында"гы 21.11. 1991 ел, 229 санлы Указы белән нигез салына. ТР буенча Россиянең 12нче районара салым инспекциясенең начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лилия Хәлиуллина сүзләре буенча,...

21 ноябрьдә салым органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре-Россия Федерациясе Салым органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте.

Россиядә салым хезмәтенә хәзерге рәвешендә Россия Президентының "РСФСР дәүләт салым хезмәте турында"гы 21.11. 1991 ел, 229 санлы Указы белән нигез салына.
ТР буенча Россиянең 12нче районара салым инспекциясенең начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лилия Хәлиуллина сүзләре буенча, салым инспекциясенең төп бурычы булып-Алексеевск районында аны булдыру башында А. Садовников, М. Исаева, В. Галанина, Г.Орлова, Т. Белкина, Л. Золова, Н. Бурмистрова, О. Аляева, Н. Ширшова, Н. Лазаричева һәм башкалар-салым һәм җыелган акчалар турында закончалыкның үтәлешен күзәтүчеләр торды. Узган елның 10 аенда гына да Алексеевск муниципаль районы җирле бюджетына, алты төр салым хисабына 128078 мең сум салым һәм акча тупланган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 9246 мең сумга артыграк.
Хәзер салым җыючылар салымнарны вакытында җыю максатыннан салым түләүчеләр үзләренең вазыйфаларын үтәсен өчен барлык шартларны булдырырга тырышалар. Мәгълүмати технологияләр гөрләп үсү нәтиҗәсендә салым хезмәтенең клиентларының күбесе салым органнары белән Интернет челтәре аша үзара бәйләнешсез генә аралашу ысулларын табалар. Электрон элемтә чараларын куллану дәүләт органнарының гражданнар һәм оешмалар белән яңа үзара бәйләнеше өчен яңа мөмкинлекләр ача һәм салым системасының эшен тулаем камилләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев