Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Сыйфатны сайлау хокукы

15 мартта кулланучылар хокукларына нигез салынуга 50 ел тулды. Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне "Безнең акчалар, безнең хокуклар: кампанияләр финанс хезмәтләре базарында дөрес сайлау яклы" девизы астында уза. Бу акланган да: менә өч ел рәттән инде кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре базарның әлеге сегментында үзенең актуальлеген югалтмый. Россиядә шулай ук...

15 мартта кулланучылар хокукларына нигез салынуга 50 ел тулды.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне "Безнең акчалар, безнең хокуклар: кампанияләр финанс хезмәтләре базарында дөрес сайлау яклы" девизы астында уза. Бу акланган да: менә өч ел рәттән инде кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре базарның әлеге сегментында үзенең актуальлеген югалтмый.
Россиядә шулай ук "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законы кабул ителүгә 20 ел тулу билгеләп үтелә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе гражданнарның куллану грамотасын үстерүгә һәм кулланучылар турындагы законнар сораулары буенча бәхәсле хәлләрне мөстәкыйль чишү күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән актив профилактик чаралар үткәрү буенча эшчәнлекне 2012 елга өстенлекле юнәлеш итеп аерып күрсәтте.
Шул кысаларда һәр җирдә сыйфатлы продукцияне грамоталы сайлау күнекмәләренә өйрәтү максатында төрле чаралар: кулланучылар өчен акцияләр һәм консультация өстәлләре, гражданнарны күчмә кабул итү, лекцияләр, уку йортларында викториналар, базарларда кизү торулар, пенсионерлар көндез була торган үзәкләрдә, ветераннар клубларында очрашулар, азык-төлек товарларына кулланучы дегустацияләре үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев