Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Тарихыбызны белү мөһим

Биләр мәктәбендә әлеге вакыйгага багышланган чаралар үтте.

Редакциягә тәрбия эше буенча директор урынбасары Елена Михайлова сөйләгәнчә, барлык сыйныфларда да "Конституция юбилеен каршылап" дип исемләнгән әхлак дәресләре үткән. Аларда балалар дәүләтнең төп законын кабул итәргә алшарт булган күп кенә илдәге вакыйгалар турында, аның структурасы, шулай ук анда беркетелгән РФ гражданнарының хокуклары һәм бурычлары хакында белделәр. Моннан тыш, бу дәресләр барышында бала хокуклары һәм Россиянең дәүләт символлары каралды, безнең илдә законнар үтәләме һәм Конституцияне үзгәртеп буламы, шул хакта бәхәсләр булды.

Чаралар кысаларында " Илебез халыклары дус" рәсемнәр күргәзмә-конкурсы узды. 1нче А сыйныф укучысы Богдан Сафонов белән 10 нчы сыйныф укучысы Надежда Иванованың эшләре иң яхшылары дип табылды.

Үз фикерләрен балалар Конституция турында инша язып, хат жанрында әйтеп биргәннәр. Мәсәлән, 6нчы Б сыйныф укучысы Алексей Лаптин болай дип язган: "Мин РФ Конституциясенең бер маддәсе гражданлык иреген игълан иткәнен беләм. Әгәр мин үзем теләгәннең барысын да эшләсәм, бу ирек буламы, дип уйладым. Әмма уйлый торгач, шундый нәтиҗәгә килдем: ирекнең дә үз чикләре бар". Ә өлкән сыйныфларда укучы Семен Баранов, Татьяна Леушина һәм Айгөл Гыймадиева үз эшләрен " Минем закон иҗат итү инициативам" Бөтенроссия конкурсына әзерлиләр. Бу яктан Семен, безнең барыбызга да бергәләп телебез һәм мәдәниятыбызны сакларга кирәк, үз тарихыбызны һәм төп законны белү мөһим дип саный. Чөнки шулай булганда гына үзеңне ирекле һәм бәхетле итеп тоярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев