Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Төзүчеләр көне белән!

Алдагы якшәмбедә төзелеш тармагы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Төзүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Шул көн уңаеннан район башлыгы Владимир Козонков төзүчеләргә үзенең котлавын юллаган. Анда, атап әйткәндә, болай диелә: "Күп гасырлар эчендә төзүче һөнәре мактауга лаек булды һәм хөрмәт казанды. Сез яшәү өчен хәзерге заман кешесе үзенең тормышын күз алдына да китерә...

Алдагы якшәмбедә төзелеш тармагы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Төзүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Шул көн уңаеннан район башлыгы Владимир Козонков төзүчеләргә үзенең котлавын юллаган.
Анда, атап әйткәндә, болай диелә:
"Күп гасырлар эчендә төзүче һөнәре мактауга лаек булды һәм хөрмәт казанды. Сез яшәү өчен хәзерге заман кешесе үзенең тормышын күз алдына да китерә алмаган уңайлы шартлар тудырасыз.
Район төзелгән көннән алып төзүчеләр бистәбезнең, авылларыбызның йөзен танымаслык булып үзгәрттеләр, торак өйләр, юллар, мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары, сәүдә комплекслары һәм күп кенә башка объектлар төзеп, аларны төзекләндерделәр. Бүген дә сез районыбыз иминлеге хакына эшләвегезне дәвам иттерәсез-сыйфатлы торак, яңа социаль, мәдәни һәм промышленность объектлары төзисез, хәзерге технологияләрне уңышлы үзләштерәсез, өр-яңа төзү материалларын кертәсез. Сезнең тырышлыгыгыз аркасында урамнар ямьләнә, кешеләрнең тормыш хәле яхшыра.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә профессионализмыгыз, җаваплылыгыгыз һәм күңелегезнең бер өлешен һәм талантыгызны бирә торган иҗади эшегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Нык сәламәтлек, уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм тагын да зуррак һөнәри казанышларга ирешүегезне телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев