Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Укытучылар көне белән!

Иртәгә педагогия бердәмлеге үз һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Әлеге дата уңаеннан укытучыларны район башлыгы Владимир Козонков котлады:

- Безнең алда белем дөньясына юл ачкан кешеләргә ихлас рәхмәт һәм ихтирам хисләрен белгертерлек сүзләр табуы кыен. Чөнки бүген мәктәптә эшләгән һәркем киләчәк буыннар өчен көч куя һәм моның өчен җаваплы да. Укытучылар көне очраклы рәвештә генә бөтен халыкныкына әйләнмәде, чөнки безнең һәркайсыбыз кайчандыр бер мизгелдә мәктәп бусагасын атлап керә һәм ул безнең һәммәбезгә дә дөньяда яшәү өчен кирә-кле барлык кыйммәтләрне дә бирә. Белем һәм күнекмәләр белән бергә үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен дә кушып укучыларына бирә алган укытучыга тап булган кеше һичшиксез, бәхетле.

Хөрмәтле укытучылар, педагогия хезмәте ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез көннәрендә сезнең барыгызга да саулык, тулы гармония, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне телим. Һәм сезнең сыйныфларда һәрвакыт хезмәт-тәшлек, ышаныч атмосферасы хакимлек итсен, ә укучыларыгыз сезне лаеклы җаваплары, бертөрле генә булмаган карарлары һәм уңышлары белән сөендерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев