Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Укытучылар көне белән!

Шушы истәлекле көн уңаеннан муниципалитет башлыгы Владимир Козонков район педагогларына үзенең котлавын юллады. Анда, атап әйткәндә, болай диелә: "Укытучылар көне - үзенчәлекле бәйрәм. Күп кенә башка һөнәрләр арасында укытучы һәрчак үзенә бертөрле урын алып торды һәм тора. Бу - һәркемнең бәйрәме, шуңа күрә кем генә булмасын - президентмы, диңгезчеме, машина...

Шушы истәлекле көн уңаеннан муниципалитет башлыгы Владимир Козонков район педагогларына үзенең котлавын юллады.

Анда, атап әйткәндә, болай диелә: "Укытучылар көне - үзенчәлекле бәйрәм. Күп кенә башка һөнәрләр арасында укытучы һәрчак үзенә бертөрле урын алып торды һәм тора. Бу - һәркемнең бәйрәме, шуңа күрә кем генә булмасын - президентмы, диңгезчеме, машина йөртүчеме, табибмы, музыкантмы-барыннан да элек ул кемнең дә булса элеккеге укучысы.
Без кайчандыр барыбыз да беренче тапкыр беренче сыйныфка килдек, һәм безнең киләчәк язмышыбыз күбесенчә безне мәктәп бусагасында кемнең каршылавына бәйле булды. Укытучы, педагог-ул саклаучы, иҗат итүче, булдыручы. Ул безне балачак, яшьлек еллары аша алып бара, һәр көнне күзгә бәрелеп тормаган батырлык эшли-белемен бирә, йөрәгенең һәм күңеленең бер өлешен бала күңеленә сала, тормышта үз юлыбызны табарга булыша. Укытучы булу-һөнәр түгел, ә кешедән гаять нәтиҗәле эшләүне таләп итүче тумыштан килгән сәләт. Укытучы өчен укучыларының уңышларыннан да зуррак бәхет юк. Моның белән ул яши һәм тантана итә.
Сезнең укучыларыгыз һәрчак шатландырсын һәм илһамландырсын! Сезне беркайчан да иҗат итү һәм иҗатка этәрү теләге ташламасын, ә һәр көн укучыларыгызга танып-белү осталыгын китерсен. Укытучы сүзе аша бала күңеленә гүзәллек һәм шәфкатьлелек иңсен.
Бәйрәмегез белән, укытучыларыбыз!"

* * *

Үзенең коллегаларын һәм хезмәттәшләрен Халыкара Укытучылар көне белән мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Симашева, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы советы рәисе Валентина Осянина котлады.

"Кадерле укытучылар! Безнең ихлас котлауларыбызны һәм фидакарь хезмәтегез, эчкерсез күңелегез өчен рәхмәт сүзләребезне кабул итегез!
Хак әйтелгән, язучы - үзенең әсәрләрендә, яхшы рәссам-картиналарында, скульптор-үзе тудырган скульптураларында, ә яхшы укытучы кешеләрнең уйларында һәм эшләрендә яши. Укытучылар көне-ул, әгәр безнең укытучыларыбыз булмаса, без кем булыр идек, дигән уйларны уйлата торган бәйрәм. Менә ни өчен һәр кеше рәхмәт һәм җылы хатирәләр белән туган мәктәбен, укытучыларын искә ала.
Тынгысыз тормыш укытучыга күп кенә сынаулар әзерли! Акча җитмәү, эшнең күплеге, укучыларның уңышына сөенү, тиешсезгә рәнҗетелүләрдән күз яшьләре, бетмәс-төкәнмәс ыгы-зыгылардан ару һәм вакытында әйтелгән яхшы сүздән "икенче сулыш"... Шунысы сөендерә, бернәрсәгә дә карамастан, безнең педагогларыбыз, мәктәп-ул Россиянең фундаменты, алда торган җиңүләр өчен трамплин булганны беләләр һәм ышаналар!
Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Сезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм язмышыгызда якты көннәр генә телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев