Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Урман хезмәткәрләре көне

Узган якшәмбедә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан, эшчәнлекләре, коллективтагы бурычлары турында "Биләр урманчылыгы" җитәкчесе Галим Хәбибуллин сөйли: - Урман хуҗалыгы системасы барлыкка килүнең башы Петр I указыннан башлангыч алган һәм моңа инде 300 еллар чамасы. 1845 елда урманнар Казан губернасы карамагында була. 1918 елның...

Узган якшәмбедә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан, эшчәнлекләре, коллективтагы бурычлары турында "Биләр урманчылыгы" җитәкчесе Галим Хәбибуллин сөйли:

- Урман хуҗалыгы системасы барлыкка килүнең башы Петр I указыннан башлангыч алган һәм моңа инде 300 еллар чамасы. 1845 елда урманнар Казан губернасы карамагында була. 1918 елның декабрендәТөп урман комитеты учреждениесе турында Совнарком карарына кул куела, ә 1936 елда барлык урман хуҗалыгы предприятиеләре СССР Главлесохранага тапшырыла.
"Биләр урманчылыгы" Биләр урман хуҗалыгы базасында барлыкка килә. Ул Татарстанның алты: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Норлат, Чистай, һәм Яңа Чишмә районнарын үз эченә ала - ә бу 50648 гектар мәйдан. Коллективның төп бурычы: урманнарны янгыннардан, юкка чыгару, урлаулардан саклау. Моннан тыш, безнең урманчылар урман байлыкларын саклау һәм арттыру буенча бездән алдагы буыннарның эшен дәвам иттерә.
Җитәкчелек белән үзара аңлашу һәм киңәшеп эшләү нәтиҗәсендә безнең урманчылык һәм "Әлки урманчылыгы" дәүләт учреждениесе Биләр филиалы хезмәткәрләре тарафыннан быел 88 гектарга үсентеләр утыртылды, 746 гектар урман культуралары һәм агачлар тәртипкә китерелде, 250 гектар территория чүп-чардан чистартылды. Урман агачларын янгыннан саклауга юнәлдерелгән чараларга күп көч һәм акчалар тотыла: 50 км полоса минераллаштырылды, 119 км ара чистартылды, бу һава торышы коры һәм эссе булуга карамастан, язгы-җәйге чорда янгыннарны булдырмый калырга ярдәм итте.
Кызганычка каршы, 2010 елның һава торышы нәтиҗәләре һаман да үзен сиздерә: агачлар күпләп корый башлады, атап әйткәндә каен, усак, чыршылар корыды, йөзләгән гектар урман кишәрлекләре корткычлар белән зарарланды. Фәкать район хакимияте, башкарма комитет һәм халык ярдәме белән генә урманны саклау өчен кирәкле барлык чараларны үтәп була.
2007 елда урман хуҗалыгында хезмәт-кәрләр саны ике тапкырга кыскартылды, гәрчә эш күләме үзгәрмәсә дә. Урман хуҗалыгында хезмәткәрләрнең гомуми саны, административ-идарә итү персоналы белән бергә, участок урманчылары, мастерлар, каравылчыларны да исәпкә алсак-46 кеше. Бер кешегә 3,4 мең гектар урман фонды туры килә.
Белгечләрнең хезмәтенә җитәкче урынбасары-урман каравылчысы Р.Р. Нуруллин турыдан-туры контрольлек итә, аның эш тәҗрибәсе еллар белән генә түгел, дистә еллар белән исәпләнә. Рамил Равил улы үсеп килүче буын белән дә актив тәрбия эше алып бара, шуның аркасында мәктәп лесничестволары барлыкка килде, аның әгъзалары берничә тапкыр республика чараларында катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.
Әлеге эшчәнлек өлкәсендә урманнан файдалану инженеры Вера Камаеваның да эш тәҗрибәсе бик бай. Ул үзенең вазыйфаларын гына башкарып калмый, башкаларга да ярдәм итә. Урман хуҗалыгы ветераннарының эшчән-леген атап үтмичә булмый, болар: Ринат Салихов, Анатолий Шувалов, Виталий Захаров, Анатолий Титов, Илсур Гаянов.
Ветеран В.Д. Захаров та 40 ел гомерен безнең хезмәткә багышлады. 69 яшьтә булуына карамастан, Виталий Данилович, теләсә нинди һава торышында да урманнарга килә, кишәрлекләрдә була. Олау цехында да аның җитәкчелегендә бик тырышып эшлиләр. Урман каравылчылары Рузановлар династиясе дә урман хуҗалыгын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр, аларның гомуми стажлары бер гасыр. Бүгенге көндә әтиләре һәм бабаларының эшен Александр Рузанов дәвам иттерә, ул "Әлки урманчылыгы" дәүләт учреждениесендә директор.
Ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәт-кәрләренең, эшләре һәм тормышлары урман белән бәйле кешеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Чын күңелдән барлык хезмәттәшләремне әлеге бәйрәм белән тәбрик итәм, аларга исәнлек-саулык, бәхет һәм эшләрендә уңышлар телим.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев