Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Календарьда дата

Хатын-кыз бәхетенең җиде сере: геройларыбыз үзләре сөйли

Районыбыз хатын-кызлары күзлегеннән хатын-кыз бәхете.

«Бөтен гаилә бер өстәл артына җыелганда», «Балалар сәламәт булганда», «Яраткан эшең шатлык китергәндә» — безнең геройлар бәхет нәрсәдә дигән сорауга әнә шулай җавап бирделәр. Һәм аларның берсе дә акча яки карьера турында әйтмәде.

 

8 Март алдыннан без гадәти котлау открыткаларыннан читкәрәк китәргә булдык һәм районыбыз хатын-кызлары белән иң кадерле нәрсәләр турында сөйләштек. Таныш булыгыз: бүген һәм хәзер бәхетле була белгән хатын-кызлар.

 

Елена Истомина: «Өй белән эш арасындагы чик юкка чыкты, һәм бу — бәхет».

 

Сигез ел элек Елена Истомина, әле полиция хезмәткәре булып эшләгән вакытта ук, беренче тапкыр киләчәге турында җитди уйлана башлый. Пенсиягә чыгарга өч ел кала, күңелендә: «Аннары нишләргә?» — дигән сорау туа. Керем генә түгел, ә чын шатлык китерә торган шөгыль табасы килә.

 

Елена үзе әйтүенчә, һәр хатын-кыз кебек үк, ул да һәрвакыт үз-үзен карарга яраткан. Һәм бервакыт шуны аңлап ала: күңеленә шундый якын булган бу шөгыль аның гомерлек эшенә әверелергә мөмкин. Озак уйлап тормыйча, беренче аппаратын сатып ала һәм эшләп карый башлый. Баштагы процедуралар өйдә, кичләрен, органнардагы авыр эш көненнән соң үт-кәрелә. Беренче клиентлары аны хуплап килгән дус кызлары була. Алар үз чиратында танышларын алып килә — эш шулай әкренләп җәелеп китә.

 

Өч елдан соң, Эчке эшләр министрлыгы системасыннан пенсиягә чыккач, Елена төп адымга бара — үз кабинетын ача. Хәзер монда кызлар гына түгел, ир-атлар да килә. Иң яшь клиенткасына — 12 яшь, ә иң өлкәненә — 76. Әмма иң мөһиме саннар да түгел, ә шушы урын тирәсендә барлыкка килгән җылы атмосфера.

 

— Күп кенә клиентларым миңа чынлап та якын кешеләргә әверелде. Без шат-лыкларны да, кайгыларны да бергә кичерәбез, — дип сөй-ли Елена. — Күптән түгел кабинетыма биш ел булды. Мин рәсми кабул итү ое-штырмадым, ә якын клиентларым белән кызлар кичәсе уздырырга булдым. 70 кеше килде! Сюрприз да булды: безгә «Голос» проекты катнашучысы яшерен кунак булып килде.

 

Без җырладык, көлдек һәм үзебезне бер зур гаилә кебек хис иттек.

Бу тарихның иң тәэсирле ягы исә башкада: Елена кабинетында беренче тапкыр танышкан хатын-кызлар хәзер бер-берсе белән дуслашып киткән. Алар бергә концертларга йөри, сәяхәтләргә чыга. Узган ел зур компания белән Санкт-Петербургка һәм Дагестанга барганнар, ә март аенда Калининградка барырга җыеналар.

 

— Минем әле бик күп идеяләрем бар, һәм планнарым бер ел алдан ук төзелгән. Эшкә дә, ялга да кагыла бу, — дип елмая Елена.

Аңардан барысына ничек өлгерергә көчне кайдан аласың һәм хатын-кыз бәхете нәрсәдә, дип сорыйм. Ул уйлап та тормыйча җавап бирә:

 

— Минем иң зур терәгем һәм илһам чыганагым — балала-рым. Һәм, кызганыч, күптән түгел генә югалткан әнием. Мөгаен, кешегә ныклыкны нәкъ менә гаиләсе бирәдер. Һәр буш минутымны туганнарым белән үткәрергә тырышам. Без сәяхәт итәргә бик яратабыз, ераккамы ул, якынгаракмы — барыбер. Минем өчен алар — дөньядагы иң кызыклы компания.

 

Елена бүген үзен бәхетле кеше дип атый ала. Сере бик гади: аның өчен өй белән эш арасындагы чик юкка чыккан. Өенә кайткач, ул клиентлары белән телефон аша яңа планнар турында рәхәтләнеп сөйләшә, ә кабинетына килгәч, үзен якын дуслары арасында кебек хис итә.

 

— Районыбызның барлык хатын-кызларына да, ир-атларына да иртән шатланып эшкә баруларын, ә кичен гаиләләре янына ашкынып кайтып керүләрен телим. Мин моны үзем сынап карадым: шулай булганда кеше тормыштан чын тәм таба. Бәхет менә шул инде.

 

Ирина Бочкарева: Бәхет — кайнатма банкаларында һәм урман тынлыгында.

Инде сигез ел Ирина Бочкарева Балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Аның сүзлә-ренчә, бу урын үзен-чәлекле: монда сине һәр көн музыка, иҗат һәм сәләтле балалар әйләндереп ала. Бу исә кешегә шундый көч бирә ки, өйгә кайтып, якыннарыңа җылылык бүләк итәсе килә.

Ирина өчен гаиләсе — иң зур кыйммәт. Эштә дә, өйдә дә барысына ничек өлгерергә дигән сорауга ул гади генә җавап бирә: төгәл график һәм бер эштән икенчесенә вакытында күчә белү.

 

— Мәктәп диварларыннан чыгып китүгә, бар игътиба-рым гаиләмә күчә, — дип сөйли Ирина. — Әмма иң мөһиме — үзара ярдәм. Без бергә үткәргән кыска гына ял минутларының да кадерен беләбез.

 

Иринаның тагын бер яраткан шөгыле бар — «тыныч ау». Урманда гөмбә һәм җиләк җыюны ул үзенең шәхси медитациясе дип атый.

—Табигать бе-лән бергә булу мәшәкатьләрдән чит-ләшергә, үз-үзең белән калырга ярдәм итә, — ди ул.

 

Ләкин моның белән генә тарих тәмамланмый. Урманда йөреп кайткач, өй эшләре башлана: банкалар, кайнатмалар. Ирина кышкыга яшелчәләрдән төрле-төрле банкаларны бик күпләп әзерли, бу салкын көннәрдә гаиләсен җәй тәме белән сөендерү өчен.

— Минем хатын-кыз бәхет серем гади: ул — үз-үзең белән гармония, яраткан эшең һәм хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Бу эшемдәге чисталык һәм тәртип тә, кладовойдагы кайнатма банкаларының тигез рәтләре дә булырга мөмкин. Бәхет — өйдә сине көткән кешеләр булу һәм күңелеңдә тынычлык хөкем сөрү, — ди Ирина.

 

Яз якынлашкан көннәрдә Ирина барлык хатын-кызларга яңарыш һәм күңел җылылыгы тели:

— Тормышта ихлас елмаюлар өчен сәбәпләр күбрәк булсын. Ныклы сәла-мәтлек, өйдә муллык, ә яраткан шөгыльләрегез һәр-вакыт шатлык һәм илһам китерсен. Язгы кояш урамнарны гына түгел, йөрәкләрегезне дә җылытсын!

 

Наилә Арсланова: «Үзеңне ярата белсәң — башкаларны да ярата аласың».

Наилә Арсланова күп еллар дәвамында Түбән Тигәнәле авылы мәдәни тор-мышының җаны булып тора. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе буларак, ул гади эш көнен дә авылдашлар өчен кечкенә бәйрәмгә әйләндерү серен белә. Алар бергәләп концертлар куялар, истәлекле даталарны билгеләп үтәләр һәм бер-берсенә җылылык бүләк итәләр.

Ләкин Наилә ханым өчен төп илһам чыганагы сәхнәдә түгел, ә өендә.

 

— Минем гаиләм — иң зур терәгем. Ирем, балаларым, оныкларым — алар һәрвакыт янәшәмдә, — ди Наилә ханым. Бу гади сүзләрдә аңа тирә-юньдәгеләрне дә уңай энергия белән рухландырыр-га ярдәм итүче көч сизелә.

Хатын-кыз бәхете турында сорауга Наилә гадәти сүзләр белән түгел, ә тормыш тәҗрибәсе белән җавап бирә:

 

— Мин тормышны яратам. Үземне яратам. Һәм беләсезме, бу бик дөрес фикер: кеше үзен ихлас ярата белсә, ул тирә-юньдәгеләрне дә ярата ала.

Аның фикеренчә, чын бәхет өчен әллә ни гаҗәеп нәрсәләр кирәкми. Ныклы гаилә һәм мәхәббәт булса җитә. Ул хәтта бер күптәнге, яхшы җыр сүзләрен дә искә төшерә: «Әгәр дөньяда мәхәббәт булмаса, кешеләргә ни өчен яшәргә?»

 

— Һәр хатын-кыз яратуның һәм яратылуның ни икәнен белсен. Бар кеше дә бәхетле һәм сәламәт булсын, — дип тели Наилә Арсланова газетабызны укучы хатын-кызларыбызга.

 

Татьяна Платонова: «Бәхет серен белмим. Мин бары тик гаиләмне яратам».

8 Март алдыннан Татьяна Платонова үзенең буш вакы-ты бармы икәнен уйлап куйды һәм шунда елмаеп куйды. Аның тормышының зур өлешен гаиләсе били. Һәм бу сүзләрдә генә түгел.

 

Татьяна үзенчәлекле кызын тәрбияли. Аның һәр көне — кайгырту, игътибар һәм сәгатьләр белән үлчәп бул-мый торган мәхәббәт белән тулы.

— Кечкенә кызыма мөмкин кадәр күбрәк вакыт бүлергә тырышам. Без бергә иҗат белән шөгыльләнәбез: чигәбез, алмаз мозаика җыябыз, ашарга пешерәбез, саф һавада йөрергә чыгабыз, — дип сөйли Татьяна.

 

Ләкин аның ана йөрәге моның белән генә чикләнми. Узган елдан башлап Татьяна «Включайся» социаль сәламәтләндерү үзәгендә ярдәм итә. Ул мөмкинлекләре чикләнгән бала-ларның әти-әниләре өчен очрашулар ое-штыра, алар белән һәрвакыт элемтәдә тора, сүзе һәм гамәле белән ярдәм күрсәтә.

— Күп кенә әниләр белән без якын кешеләргә әйләндек. Бу эш миңа бик ошый. Кемгәдер ярдәм итә алсам күңелем шатлана, — ди ул.

 

Үзе өчен буш вакыты туры килгәндә, Татьяна кулына китап ала. Кызыклы китап укып үткәрелгән вакытның кадерен ул аеруча яхшы белә.

Ә хатын-кыз бәхете сере нәрсәдә соң? Татьяна бары тик кулларын җәя дә елмая:

— Мин аны белмим. Мин бары тик гаиләмне — иремне, кызларымны — яратам. Алар да мине ярата. Һәм һәр иртә саен алар булган өчен Ал-лаһыма рәхмәт әйтәм.

Бәйрәм алдыннан Татьяна барлык хатын-кызларга сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет тели:

— Тәрәзә артында нинди һава торышы булуга карамастан, күңелегездә һәрвакыт кояш балкысын. Елмаюлар, шатлык һәм тыныч күк йөзе телим!

Гөлназ Муратова: «Минем төп талантым — барысына да өлгерү түгел, ә эшләгән эшемне ярату».

Гөлназ Муратова үзен әни һәм хуҗабикә дип атый. Елмаеп: «Әйе, оекбашлар белән борщлардан торган бу квестны мин яхшы беләм», — дип тә өсти. Әмма аның икенче, яшерен тормышы да бар. Балалар йоклап киткәч, Гөлназ иҗатчыга әйләнә — табигый ташлардан бизәнү әйберләре ясый.

— Бу — көндәлек мәшәкатьләрдә югалып калмас өчен ми-нем хоббием, — ди ул.

Гөлназ үзе өчен хатын-кыз бәхетенең өч гади серен билгеләгән. Беренчесе: хобби — ул байлык түгел, ә һава кебек кирәкле нәрсә. Аның өчен беләзекләр җыю — яңадан көч туплау дигән сүз.

— Бәхет гади нәр-сәләрдә: гаилә белән үткәрелгән кичләр, диванда кочаклашып утыру, тәмлеләр белән чәй эчү, — дип санап үтә ул икенче серен.

Ә өченчесе исә чын манифест кебек яңгырый: үзеңә төрле булырга мөмкинлек бирү. Бүген — таләпчән хуҗабикә, иртәгә — илһамланып иҗат итүче остаз, кич белән — яраткан хатын.

— Минем төп талантым — барысына да өлгерү түгел, ә эшләгән эшемне ярату. Гаиләмне, иҗатымны һәм шул тормышта үземне, — ди Гөлназ.

Язгы бәйрәм алдыннан ул барлык хатын-кызларга уйларында һәм карарларында төгәллек, кайбер нәрсәләрне үзгәртергә кыюлык һәм яңаларын башларга теләк булсын дип тели. Матурлык — көчләп тагылганы түгел, ә эчтән килгәне булсын. Һәм — үзеңә, тормышка, гади мизгелләргә мәхәббәт.

— Онытмагыз: яз календарьда түгел, ә безнең йөрәкләрдә яши. Балкып яшәгез! — дип елмая Гөлназ.

 

Анна Кузьмина: Эштә дә, өйдә дә — балалар белән.

Анна Кузьмина көн саен балаларга җылылык һәм кайгырту бүләк итә. Ул балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли, педагогларга нәниләрне тәрбияләргә ярдәм итә. Ә өйдә аны үз балалары — улы һәм кызы көтеп тора.

— Эшем миңа без барыбыз да бергә булган мизгелләрнең кадерен тагын да ныграк аңларга өйрәтте, — дип әйтә Анна.

Кузьминнар гаиләсе буш вакытын актив үткәрергә ярата. Аларның иң яраткан яллары — балык тотарга яки пикникка чыгу. Табигать кочагында алар тән белән дә, җан белән дә ял итә, көндәлек мәшәкатьләрдән чит-ләшә һәм бер-берсе белән аралашудан шатлык таба.

— Бәхет ул — эштә дә, өйдә дә сине балалар әйләндереп алган мизгел. Алар елмайганда, без бергә булганда, — ди Анна.

8 Март алдыннан ул барлык хатын-кызларга бәхет һәм, иң мөһиме, ныклы сәламәтлек те-ли. Чөнки нәкъ менә шулар безгә яраткан кешеләребез янында булырга һәм һәр көнгә сөенеп яшәргә мөмкинлек бирә.

 

Наталья Сёмина: «Эшегезне, гаиләгезне яратыгыз — һәм бәхетле булырсыз».

Наталья Сёмина социаль яклау өлкәсендә инде егерме елдан артык хезмәт куя. 2014 елдан ул халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәген җитәкли. Шактый вакыт үткән, әмма сере бик гади:

— Мин бары тик үз эшемне яратам. Безнең коллективта да шундый кешеләр генә эшли — безнең өлкәдә очраклы кешеләр озакка калмый, — ди ул.

Ләкин эш — эш инде, ә төп терәк һәм илһам чыганагы — гаиләм. Наталья әйтүенчә, кайчак эштә соңга калырга ту-ры килә, кәеф булмаган көннәр дә була. Әмма кичке гаилә ашы беркайчан да кичектерел-ми. Соң булса да, ул барыбер үтә.

— Ашарга пешерергә бик яратам. Күңел биреп пешерәм. Ирем шаярып: тәмле булмаса да, барысын да ашап бетерәм, ди, — дип көлә Наталья.

Күрәсең, нәкъ менә шушы мәхәббәт һәм кайгыртуда гаилә бәхетенең сере дә яшеренгәндер. 2026 елның апре-лендә Сёминнар гаиләсе уртак тормышларының 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Аларның ике кызлары бар. Олысына 24 яшь — ул әнисенең юлын диярлек кабатлап, Казанда юрист булып эшли. Кечесе — 8 сыйныф укучысы.

Натальяның тагын бер яраткан урыны бар — бакча. Ул анда чын-чынлап ял итә.

—Барлык үсен-теләрне дә үзем үстерәм. Чәчәкләрне бик яратам: пионнарны, лилияләрне. Әти-әниемә рәхмәт — алар безгә, энем белән икебезгә, кечкенәдән үк җирне яратырга өйрәткән, — ди ул.

8 Март алдыннан Наталья Сё-мина барлык хатын-кызларга иң мөһим теләкләрен җиткерә:

— Эшегезне яратыгыз, гаиләгезне яратыгыз — шул чакта сез, һичшиксез, бәхетле булырсыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев