Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Яңа 2020 елның беренче гаиләсе

Яңа өйләнешүчеләргә район башлыгы исеменнән бүләк бирелде һәм шулай ук «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе тапшырылды.

Район башлыгы исеменнән Мария белән Владислав Агаповларны никахлашулары белән бистә мэры Игорь Свистунов, Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Зубрилова һәм хакимият хезмәткәре Ольга Равина котладылар һәм бүләк тапшырдылар. Алар яшьләргә ныклы гаилә тормышы, иминлек һәм бәхет теләделәр.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Сөниева хәбәр иткәнчә, бу быелгы беренче туй тантанасы булды.

- 31 гыйнвар көненә яшьләр көздән үк язылдылар. Шулай ук бүләк һәм истәлекле билгене быел өйләнешүче йөзенче пар да алачак. Бүләк 2020 нче елда йөзенче сабый туган гаиләгә дә биреләчәк, дип билгеләп үтте Энҗе Җәүдәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев