Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Яңа ел кәефе скульпторлары

Чәршәмбе көнне Чиркәү мәйданында балалар көне буе тау шудылар, кар атышып уйнадылар, чыршы тирәли йөгереп йөрделәр һәм бик нык гаҗәпләнеп, күз алларында бер-бер артлы "Ежик", "Итек кигән Мәче", "Тавык тәпиле ызба" һәм башка төрле ачык төстәге кар фигуралары пәйда булуын күзәттеләр. Алар барысы да гадәти кешеләр кулы белән ясалган, алар...

Бу - бик тә күп көч таләп итә һәм озакка сузыла торган процесс. Баштан җыеп, кар алып киләләр, зур агач тартмалар куялар, аннары аларга техника ярдәмендә скульптуралар бербөтен килеп чыксыннар һәм чәчелмәсеннәр өчен тыгыз һәм тигез итеп кар салалар. Мондый тартмаларда ул ике-өч көн тора, шуннан соң аларны пөхтә генә итеп аннан алалар һәм эшкә керешәләр. Фигураларны безнең балалар бакчалары хезмәткәрләре ясый.

Кар фигуралары белән без биш-алты ел эшлибез инде, - дип сөйли "Әтәчкәй" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Наталья Шалкинская, - ел саен кардан төрле фигуралар ясыйбыз. Булачак фигура-ларның эс-кизларын алдан ук сайлап алабыз, бу юлы без атны сайладык. Рәсемнең катлаулылыгына һәм һава торы-шының ниндилегенә карап, аны ясауга бер-ике көн вакыт китә. Иртәдән алып туңып беткәнчегә кадәр эшләргә тырышабыз. Кул һәм мастерок, көрәк, пычак, хәтта балта белән эшлибез. Ахырдан аны төрле төсләргә буяп җибәрәбез. Төп өлешне пульверизатордан сиптереп буйыйбыз, күзләрне пумала белән ясыйбыз. Матур итеп эшләргә тырышабыз.

Биредә бөтен фигуралар бистә кешеләрен һәм башкаларны җәлеп итәчәк, алар әкият геройларына карап сок-ланырга һәм кардан ясалган эшләребезгә бәя бирергә киләләр. Шунысы начар, хезмәтебезгә хөрмәт белән карамаучылар да бар. Кешеләр бу гүзәллеккә карап сөенәләр, балалары белән киләләр, рәсемгә төшәләр, ә кемдер аларны җимерә.

Коллективыбыз әйбәт, ипле эшлибез, - ди "Куянкай" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галина Гунина. - Элек Чебурашка, ябалак, балык ясый идек, ә бу юлы сигезаяк образын сайладык. Бу балалар өчен кызык һәм танып-белү ягыннан да әйбәт, дигән карарга килдек. Алар килеп, сигезаякның ничә аягы икәнен саный, фигураның бай төсенә карап соклана алачаклар. Улым Никита биредә барысының да әзер булуын түземсез-ләнеп көтә, кич белән аны, һичшиксез, бирегә уйнарга алып килә-чәкмен. Үзебез белән күчерелмәле баскыч, тәпке һәм резин перчаткалар алабыз, алайса кар бияләйләргә ябыша һәм эшләү кыенлаша. Кардан зур фигура кисүнең бер авырлыгы да юк, иң мөһиме, көчле салкын һәм җил генә булмасын. Ә калганнары шатлык кына.

- Быел без хезмәт-тәшләрем белән әзер-ләнмичә генә "Чуртан" әкият персонажының эскизын сайлап алдык, - дип фикерләре белән уртаклаша "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Комлева. - Менә мин һәр елны алар белән шөгыльләнәм һәм кайчак нинди дә булса нәфисрәк эш башкарасы килә, лә-кин балалар аларның бөтен нәрсәләрен ватып төшерәләр, чөнки аларны беркем дә сакламый. Кар белән эшләү җиңелләрдән түгел. Без профессионаллар да түгел, ләкин кеше нәрсә дә булса ясый алса, матуррак әйберләр дә иҗат итәргә мөмкин.

Иртә белән "Чур-тан"ыбызның силуэты ясалып бетеп барганда аның тирәсендә йөгереп йөрүче балалар бездән нәрсә ясавыбыз белән кызыксыналар. Хәтта моны крокодил дип атау-чылар да булды. Ләкин ахырдан детальләрне буйый башлагач, бик тиз "По щучьему велению" исемле кышкы әкиятне искә төшерделәр. Сүз уңаеннан

Быел беренче тапкыр иң яхшы кар фигурасына бәйге үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев