Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Татарстан Конституциясе көне белән котлады
1992 елның 6 ноябрендә Төп закон кабул ителү нәтиҗәсендә республиканың сәяси корылышына һәм социаль-икътисади үсешенә нигез салынды, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының үзара килешенгән эшчәнлеге тәэмин ителде. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында шундый сүзләр китерде.