Заря
  • Рус Тат
  • 24 февраль 2012 яңалыклары

    • 24 февраль 2012 - 05:13
      Сайлауга сезнең пропускыгыз
      Паспорт алда торган сайлауларда катнашу өчен төп документ булып тора. Гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруда аның мөһимлеге һәм аны алмаштыру сәбәпләре турында Алексеевск районы буенча РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль бүлекчәсе начальнигы Светлана Скворцова сөйли: -Һәр гражданин 18 яшенә җиткәч һәм аның шәхесен раслаучы документы булганда гына сайлауларда катнашу...
    • 24 февраль 2012 - 05:11
      Сау бул, кыш!
      3 мартта иртәнге 9да район үзәгенең Чиркәү мәйданында язгы "Кышны озату" ярминкәсе башланачак. Традиция буенча ярминкә кунакларын үзешчән сәнгать артистларының матур чыгышлары, шулай ук атларда йөрү көтә. Балалар отышсыз лотереяда һәм спорт бәйгеләрендә катнаша алачаклар. Һәрвакыттагыча, район кешеләре өчен авыл хуҗалыгы продуктларын, башка азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны кабул итәрлек...
    • 24 февраль 2012 - 05:08
      Тагын Кама аръягында иң яхшылар
      Авыл районнары арасында волейбол буенча республика чемпионатының зона этабында Алексеевскиның ир-атлар командасы барлык көндәшләрен җиңде. "Уңыш" спорт җәмгыяте һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы IХ "Сәламәтлек" Спартакиадасы кысаларында оештырган ярышлар дүрт көн буена 1нче спорт комплексында узды. Аларда Татарстанның Кама аръягы зонасының 11 районы катнашты. Барлык уеннарның нәтиҗәләре...
    • 24 февраль 2012 - 05:05
      Теннисчылар районны данга күмәләр
      Район хакимиятенә республика өстәл теннисы Федерациясенең беренче вице-президенты Г.Аргаковтан хат килде. Анда, атап әйткәндә, болай диелә: "Сезне яшь кадетлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйбыз. Республиканың авыл районнары арасында ярыш йомгаклары буенча Алексеевск районы командасы җиңүче булды. Малайлар арасында команда ярышларында Алексеевск җыелма командасы 3нче...
    • 24 февраль 2012 - 04:55
      Беренче тапкыр чемпионнар
      Узган шимбәдә район башлыгы призына хоккей турнирының финал уеннары булып узды. "Алексеевскдорстрой" ААҖның хоккей мәйданчыгында 3нче урын өчен көрәштә юл төзүчеләр һәм Югары Татар Майнасы командалары очрашты. Матчның төп вакыты 2:2 исәбе белән тәмамланды. Овертайм да җиңүчене ачыкламады. Уенның йомгагы бары тик буллитлар серияләрен үткәргәннән соң гына билгеле булды. Татмайналылар...
    Реклама