Узган җомгада Биләр "Салават күпере" бию коллективы үзенең икееллыгын билгеләп үтте.
Бүгенге көндә төркемдә, өч яшьлектән алып югары сыйныфта укучыларга кадәр 50гә якын кыз шөгыльләнә. Кызлар коллективы белән ирле-хатынлы Мустафаев Илькин Фикрәт улы һәм Дудникова Ольга Викторовна җитәкчелек итә. Алар үзләре хореографлар да, сәхнәгә куючылар да, рәссамнар да, дизайнерлар да,...