Алексеевскилылар Ватаныбызны фашист басып алучыларыннан азат итүнең чираттагы 67 еллыгын, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә һәм бәйрәмчә билгеләп үттеләр.
Бистә мәктәпләре, аграр колледж, тынлы оркестр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре катнашкан Җиңү парады, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митинг, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Җиңүне яулаган бөтен кешегә рәхмәт сүзләре, бер минут...