Заря
  • Рус Тат
  • 25 июль 2012 яңалыклары

    • 25 июль 2012 - 07:12
      Автомобильче игътибарына
      Якын арада республика башкаласының кайбер участоклары вакытлыча ябылачак. Казан шәһәре башкарма комитетының Эчке төзекләндерү комитеты мәгълүматы буенча хәрәкәт Горький-Пушкин урамыннан К.Маркс урамына кадәр (25 июльдән 21 августка кадәр), Ершов-Горький урамыннан Гвардейский урамына кадәр (16 июльдән 3 сентябрьгә кадәр), Оренбург юлында -Танк божрасыннан ЮХИДИ Идарәсе постына кадәр (16 июльдән 30 августка...
    • 25 июль 2012 - 07:10
      Укытучыма мәрсия
      Юл газабы - гүр газабы, диюләре хактыр. Бигрәк тә соңгы елларда юлларда күпме гомерләр өзелә! Менә үткән атнада да районны тетрәндергән юл фаҗигасе берьюлы авылыбызның ике кадерле кешесен-хөрмәтле укытучыбыз Фәүзия Миңгали кызы Рәхимованы һәм аның соңлап табып, чәчәктәй кадерләп үстергән кызы Лилияне арабыздан алып китте. Руль артында утырган Лилия Чистай...
    • 25 июль 2012 - 07:05
      Чисталык саклаганны ярата
      Безне «Чаң тавышы» фестиваленнән 3 көн аерып тора, димәк, бистәне төзекләндерү турында сөйләшер өчен хәзер иң кулай вакыт: иксез-чиксез Россиядән һәм БДБ илләреннән киләчәк кунакларны бистәбезнең ничек каршы алачагы башлыча үзебезгә бәйле. Шушы көнүзәк тема турында сөйләшергә Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Гороховага тәкъдим иттек....
    • 25 июль 2012 - 06:41
      Чаң тавышы кунакларны каршылый
      28 һәм 29 июльдә район үзәгендә "Алексеевск чаң тавышлары-2012" кыңгыраулар чыңының Х, юбилей фестивале булачак. 28 июльдә, шимбә көнне, район кешеләре, бәйрәмгә башка төбәкләрдән килгән чаң кагучылар һәм кунаклар изге кенәз Владимир истәлегенә багышланган чарада катнашырга чакырылалар. Бу көнне 8нче яртыда фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны теркәгәннән соң Воскресенск чиркәвендә митрополит...
    • 25 июль 2012 - 06:36
      Юбиляр котлаулар кабул итте
      Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне Ефимова Анна Владимировна 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков исеменнән открыткалар һәм бүләкләр тапшырып, ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина котлады. Атап...
    • 25 июль 2012 - 06:33
      Яңа өйгә күчүчеләр бәхетле
      Узган атнада районның берьюлы ике торак пунктында өй туйлары үткәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы аркасында аларның бала чактан инвалид балалары үзләренең яңа өйләреннән ачкычлар алдылар. Хезмәт ветераны һәм бала чактан инвалид, Кр.Баран авылында яшәүче Раиса Иванова әтисен 1941 елның декабрендә югалткан, озак вакытлар Бутлеров исемендәге совхозда...
    Реклама