Авылдашларым батырлыгы мәңгелек
Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. "Гомердә бер мәртәбә дә авыз тутырып "әти"дип әйтә алмаган балалар хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, хәзер ветераннарыбыз саны да елдан-ел сирәгәя бара.