Иң яхшы җитәкчеләр бүләкләнде
Казанда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында 2016 елның иң яхшы җитәкчеләрен бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнары территориаль идарәләре, муниципаль берәмлекләр, предприятие җитәкчеләре катнашты.