Татарстаннан 98 мең Татфондбанк кертемчесе иминият акчаларын алды
«2017 елның 9 гыйнварена 98 меңнән артык Татфондбанк кертемчесе агент-банклар аша 35 млрд 767 млн сум иминият акчаларын алды, бу кайтарылырга тиешле иминият суммасының 77,2 процентын тәшкил итә», - дип хәбәр итте Татарстан икътисад министры Артем Здунов.