Соңга калмагыз!
Бәлки мине әнием эзлидер,
Бәлки мине әтием эзлидер.
Әнием! - Мин монда,
Әтием! - Мин монда
Каты тимер караватымда
Ишек бикле булса- ачыгыз,
Тәрәз бикле булса- ачыгыз,
Кертмәсәләр качып керегез.
Ләкин мине барыбер күрегез...
- дип яза Фәнис Яруллин үзенең "Калмагыз соңга" шигырендә.
Ата-анасы ташлап киткән бер үксезнең җан авазы...