(Казан, 6 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлауга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган. Традицион рәвештә Татарстан сайлауларда югары активлык, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу хакта бүген Казанда журналистларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич әйтте.