8 сентябрьдә Яңа Чишмәдә “Нечкәбил-2018”нең ярым финалы булды. Шушы нык һәм тату гаиләләрнең республика конкурсы – Татарстанның горурлыгы һәм казанышы. Алексеевск, Әлмәт, Яңа Чишмә, Аксубай, Чистай, Чирмешән, Баулы, Лениногорск, Азнакай районнарының унбер уңышлы, чибәр хатын-кызы сәхнә мәйданчыгында бик шәп чыгыш ясады.