Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

2012 елның 25 октябрендә Корбан гаете бәйрәм ителәчәк

Мөселман илләре астрономик обсерваторияләре фәнни тикшеренүләре нигезендә, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте таяна торган Хәнәфи мәзһәбенең мөселман дине тәгълиматлары буенча, ТР мөселманнарының диния нәзарәте казые киңәше белән исәп-хисаплар ясалды: алар буенча ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның беренче көне-2012 елның 16 октябренә, ә Корбан гаетенең беренче көне 25 октябренә туры килә. Исегезгә...

Мөселман илләре астрономик обсерваторияләре фәнни тикшеренүләре нигезендә, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте таяна торган Хәнәфи мәзһәбенең мөселман дине тәгълиматлары буенча, ТР мөселманнарының диния нәзарәте казые киңәше белән исәп-хисаплар ясалды: алар буенча ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның беренче көне-2012 елның 16 октябренә, ә Корбан гаетенең беренче көне 25 октябренә туры килә.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында Корбан гаетен бәйрәм итү көне-25 октябрь- эш көне түгел, дип санала.

Бу көнне республиканың барлык мәчетләрендә иртәнге намаз 7нче яртыда укылачак. Вәгазь сөйләү 8нче 15 минутта башланачак, бәйрәм намазы-сәгать 8дә. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә Корбан гаете турыдан-туры сәгать 9да Ак мәчеттән (Болгар шәһәре, Спас районы) трансляцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев