Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ахтыр Мәрьям ана иконасын искә алуны бәйрәм итү

14-15 июльдә Ахтыр Мәрьям ана иконасын искә алу көнендә традицион хач йөреше булачак.

Бәйрәм Анатыш авылы чиркәвендә башланачак, анда кичтән башлап төне буе таң атканчыга кадәр гыйбадәт кылыначак, аннары Ахтыр иконасы белән Кама елгасына хач йөреше (4 км) булачак, биредә икона Балык Бистәсендәге Казан Мәрьям ана иконасы чиркәвенә кертеләчәк.

Иртә белән гыйбадәт кылганнан соң икона хач йөреше белән су юлыннан катерда Алексеевскига китереләчәк, аны алексеевскилылар Каманың икенче яктагы ярында каршы алачаклар. Аннары хач йөреше иконаны эзләп табу урынына, бүген кое һәм часовня урнашкан урынга юл алачак. Монда бик күп гыйбадәт кылучылар янында гадәттә чиркәү җырларын җырлап Ахтыр Мәрьям ана иконасы янында изге су белән коенып гыйбадәт кылыначак. Шул рәвешчә, 1816 елдагыча, иконаны могҗизаи эзләп табу һәм хөрмәтләү вакыйгасы искә төшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев