«Алексеевск чаң тавышлары» – 2013
Узган якшәмбедә Русьне чукындыру көненнән алып 1025 ел үтүгә һәм Романовлар өенең 400 еллыгына багышланган "Алексеевск чаң тавышлары" XI фестиваленең кыңгыраулары тынып калды.
Мәскәү, Санкт-Петербург, Минск, Түбән Новгород, Самара, Миас, Бөек Ростовтан килгән 50 дән артык чаң кагучы кунак-ларга һәм алексеевскилыларга күркәм кыңгырау тавышын ишеттерү өчен бистәнең Чиркәү мәйданына җыелдылар. Ә Муром, Владимир, Самара, Чабаксар, Чиләбе һәм үзебезнең Татарс-таннан килгән халык осталары халык иҗаты эшләнмәләрен сатып алырга теләгән һәркем өчен бик тиз генә оештырылган "Осталар шәһәре"ндә урнаштылар.
Фестивальне Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий ачып җибәрде: "Барыгызны да шушы кояшлы көндә Алексеевск җирендә сәламли алуыма шатмын. Биредә кыңгырау чыңы ишетер өчен генә җыелмыйча, динебезне куәтләр өчен дә килүебез изге традициягә әйләнде".
Район башлыгы Владимир Козонков "Алексеевск чаң тавышлары" катнашучыларын, кунакларны һәм тамашачыларны сәламләде һәм: "Бу фестивальне үткәреп, халык традицияләрен саклый алуыбызга шатбыз. Һәркемгә күңел тынычлыгы, сәламәтлек, ә фестивальгә озак еллар дәвам итүен телим", - диде.
Меценатлар һәм оештыручылар архиерий кулыннан грамоталар һәм рәхмәт хатлары алганнан соң бистә өстендә кыңгырау әһәңнәре еракларга таралды, ә чыгыш ясаган артистлар исә тамашачыларга күңел көрлеге һәм гармония бүләк иттеләр.
Фестивальдә катнашучылар сөйли:
Район үзәгендә яшәүче Александр белән Надежда:
- Без каен тузыннан ясалган эшләпәләр сатып алдык, шуңа күрә дә безгә хәзер эссе түгел, биредә барысы да бик ошый, яхшы оештырганнар, кызыклы чыгышлар, чаң тавышын ишетү рәхәтлек бирә.
Фестиваль биредә кунакта булганда Камада кое-нып алганнан соң, коену сезонын ачарга өлгергән Станислав Бартеневның "Если" төркеме лидеры чыгышы белән тәмамланды. Кичке концертта ул үзенең гитарада уйнавы белән җәлеп итте, Ватан һәм мәхәббәт турындагы җырларын башкарды.
"Әлеге чара елдан-ел яхшыра, оешканрак төстә үтә", - ди Станислав. - Минем барлык җырларым да мәхәббәт турында, һәм кешеләр биредән шатланып, яхшы кәеф алып китәләр икән, бу бит бик яхшы булачак.
Богдан Березкин, Минскидан килгән чаң кагучылар мәктәбе директоры:
- Без инде биредә өченче тапкыр һәм һәрвакыт яңа балалар алып киләбез, алар шундый фестиваль, гүзәл Алексеевск барын белсеннәр. Белоруссиядә мондый чара үткәрелми, ә Россия фестивальләре арасында ул чаң кагучыларның киң географиясе белән аерылып тора. Биредә һәр чаң кагучы үзенчә яңгырый, аларны тавышы һәм чыңлау характеры буенча кайсы төбәктән икәнлеген аерып була. Чөнки барысының да кыңгыраулары төрле - авырлыгы, металлы, хәтта кешенең холкы да чыңлауга тәэсир итә. Биредә басым нәкъ менә кыңгырауларга ясала, шунысы тагын да сөендерә, шуңа да ул башка фестивальләр арасында аерылып тора. Хакимиятегезнең ярдәме көчле, кешеләр бик теләп килә, оештыруда ярдәм итәләр. Алексеевскиның фестиваль белән яшәве сизелеп тора, тамашачы шатланып каршы ала. Алла насыйп итсә, киләсе елга да, һичшиксез киләчәкбез.
Ерак Чиләбедән Арсений һәм Ксения, халык иҗаты әйберләре белән сәүдә итүчеләр:
- Без каен тузыннан ясалган әйберләр белән сату итәбез, болар барысы да табигый: син каен тузыннан ясалган чынаяктан чәй эчкәч, борынгылар рухын сизгәндәй буласың, эчке яктан ниндидер көч хасил була. Бу пластик ширпотреб түгел. Без күп әйберләр саттык, халык эшләпәдән алып ипи савытларына кадәр алды. Иң мөһиме, кешеләр элеккегечә, халык иҗатына тартыла, чөнки безнең әйберләребез кулдан һәм матур итеп эшләнгән. Сезгә Сабантуйга да килергә телибез.
Сергиево посадтан "Живая вода" гөсләчеләр ансамбленнән Роман Тюнакин, фестивальнең даими катнашучысы:
- Оештыру елдан-ел яхшыра. Тик биредә иң мөһиме - чын туганнарча, христианнарча атмосфера. Башка фестивальләрдән аермасы - иркенлек. Милиция дә юк, кайя теләсәң, шунда бара аласың, яхшы мөнәсәбәт, искиткеч тамашачылар, алар алдында чыгыш ясарга да күңелле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев