Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында Корбан ашы авылдашларны бер табынга җыйды

    Бу көннәрдә авылларда чиратлап диярлек корбан ашларына йөриләр.

    Шунысы куанычлы, хәзер аерым кешеләр өйләрдә туган-тумачалары, дус-ишләре белән генә бәйрәм итмиләр, мәчетләрдәге махсус аш бүлмәләрендә, шулай ук мәктәп ашханәләрендә, кафеларда бөтен авылны берләштергән корбан ашлары уздырыла.
    Түбән Тигәнәле авылының имам-хатыйбы Әсхат абый Сәхәбетдинов редакциягә хәбәр иткәнчә, мәхәллә кешеләре һәм авыл халкы акчасына сатып алынган, Казаннан Диния нәзарәте Рөстәм хәзрәт Вальщиков аша чалып җибәргән корбан итләреннән аш уздырылган.
    Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз", ди.Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар.
    - Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез. Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: "Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз", дигән."Корбан чалу- Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигән сүз. Корбан чалдык та- бетте түгел, аның әҗерен көтик. Моңа ирешү өчен, ихлас күңелдән аның мәҗлесен уздыру мәслихәт. Нәкъ шул инде Аллаһы Тәгаләгә якынаю. Бу ниятне башкарган кеше генә корбанның кабул ителүенә өметләнә ала. Шушы җыеныбыз- моңа ирештерде, -дип әйтә имам-хатыйп.
    Ашка авыл халкы күп җыелды, илледән артык кеше килгән иде.Табын мәхәллә исеменнән мәчеткә җыелган сәдака акчасына әзерләнде. Анда нинди генә тәмле ризыклар юк иде. Рөстәм хәзрәтнең вәгазен халык тын алмый тыңлады. Түбән Тигәнәле каберестанында җирләнгән, иман белән күчкән барлык әрвахларның рухларына багышлап Коръән укылды. Кунаклар мәҗлестән бик канәгать булып өйләренә таралаштылар.
    Мин шушы Корбан ашында катнашучылардан, аның турында үз фикерләрен уртаклашуын сорадым:
    Рәисә Хәлилова:
    - Авылыбызда шундый мәҗлесләр уздырылу безнең өчен бик әйбәт. Ашка халык бик күп килгән иде. Димәк авылыбыз яши, динебез сүнми. Кунакка Алексеевск имам- хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вальщиковның килүе, вәгазьләр сөйләведә бик үтемле булды.Үзебезнең имам- хатыйп Әсхат хәзрәттән дә авыл халкы бик канәгать. Мәчетләребез булганда- дин яши, азан тавышлары авылны җанландыра.
    Камил Фазуллин:
    - Кеше корбан чалуны мәҗлес уздыру өчен генә түгел- Хак Тәгалә ризалыгы өчен ниятьләргә тиеш. Монысы- аеруча зур дәрәҗәле. Чөнки барча мәхлукатнең хуҗасы, тәрбиячесе булган Хак Тәгалә барысын да күрә, барысын да белә. Шушы корбан мәҗлесебез дә Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен. Авыл халкы дингә тартылсын , мәчетләребез ябылмасын иде. Барчабызга исәнлек- саулык, илләребезгә, көннәребезгә тынычлык, гайлә бәхете, сабый шатлыклары бирсен иде Раббым Аллам.
    Фәретдин Шәйхетдинов:
    - Туган авылым Түбән Тигәнәлегә мин бик еш кайтам. Чөнки анда минем әти- әни, туганнарым җирләнгән. Мәчеттәге корбан ашында да мин булдым. Авылдашларымны күреп, алар белән аралашу минем өчен бик тә куанычлы вакыйга. Имам-хатыйбыбыз Әсхат хәзрәт Сәхәбетдиновка, Рөстәм хәзрәт Вальщиковка, Табыннарны мул итеп әзерләүче Абделхәй абый, Гөлнур апа, Гөлчирә, Наилә, Тәнзилә һәм Наҗия ханымнарга рәхмәтемне белгертәм. Киләсе елларда да тагын шулай күрешергә насыйп итсен иде.
    Тәлгат Гәляув:
    - Рөстәм хәзрәт бер сәгатьтән артык вәгазь сөйләде. Шул вәгазьне тыңлап күзләремә яшьләр килде, йомшарып, каушап киттем. Пешергән ашлары бик тә тәмле, табыннары мул иде. Бик зур рәхмәт барчасынада.
    Наҗия Зәйдуллина,пенсионер:
    -Рөстәм хәзрәтнең Коръән укуына, вәгазьләр сөйләвенә исебез-акылыбыз китте. Ашка җыелган бөтен халык тын да алмыйча аны тыңлады. Тавышының моңлылыгы, матурлыгы сокланып бетә алмаслык.
    Гөлнур белән Абделхәй Сабировлар һәм Гөлчирә Кәбированың корбан итеннән пешергән ашлары телеңне йотарлык тәмле иде. Өстәлләр матур итеп әзерләнгән, анда ниләр генә юк иде: карбызлар, кавыннар, җиләк-җимеш, камыр ашлары... 30 га якын хатын-кыз һәм 20 ләп ир-ат бар иде. Кунактан кайтучылар да байтак иде. Әсхәт абый мәҗлескә бөтен авыл халкын чакырды. Килмәгән кешеләргә банкаларга ашлар салып, өлешләрен куеп өйләренә җибәрделәр. Әсхәт абый зәкят китергән өчен бөтен халыкка рәхмәт әйтте. Ахырдан хатын-кызлар: Тәнзилә, Наилә, мин, Гөлнур апа бөтен җирнеҗыештырып, савыт-сабаны юып, корбан итеннән авыз иттергәнәре өчен оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләребезгә кайтып киттек. Ашны мәчет акчасына һәм казаннан җибәргән химаяченең (кем икәне билгесез) акчасына үткәрделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: