Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Алексеевскилылар зәкят түли

Ислам динендә изгелек, савап һәм саваплы эш дигән төшенчәләр бар. Нәрсә ул савап? Савап ул- кеше күңелендә яхшылык, ниндидер изге эшләр эшләү. Менә шулар хакында редакциябезгә Түбән Тигәнәле авылы имам хатыйбы Әсхәт хәзрәт Сәхәбетдинов вәгазь язып җибәргән. Аны сезнең игътибарыгызгада тәкъдим итәбез.

Мөхтәрәм мөселманнар! Аллаһы Тәгалә тәннәребезне пакьләү өчен ураза гыйбадәтен яралткан булса, малларыбызны пакъләү өчен безгә зәкятне фарыз итте.
Зәкят ул:
- Аллаһы Тәгаләнең әмере;
- мохтаҗлар өчен ашыгыч ярдәм;
- шушы җәмгыятьтәге фәкыйрьләр һәм байлар арасында кардәшлек урнаштыручы күпер;
ярлыларны көнчелек утыннан саклаучы калкан.
Зәкят бирү өчен кулыбыздагы мал, байлык нисаб күләменә җиткән булырга тиеш. Нисаб ул- байлыкның билгеле бер күләмгә җитүе. Малы нисаб күләменә җитмичә зәкят фарыз булмый. Зәкят кыйммәтле әйберләрдән, җанлы малдан һәм иген уңышыннан бирелә.
Кыйммәтле әйберләргә- кассадагы яки башка җирдә саклана торган акча, кыйммәтле кәгазьләр, алтын көмеш әйберләр, бәллүр савыт- сабалар, сәүдә малы керә. Шуларның суммасы 84 грамм алтын бәясенә җитеп, бер ел дәвамында тотылмыйча сакланса, шул суммадан 2,5 % күләмендә зәкят түләнергә тиеш. 84 грамм алтын бәясе бүгенге акча белән якынча 120 мең сум тирәсе була. Зәкятнең икенче төре җанлы маллардан бирелә. Зәкят чыгарырлык нисаб: сарыклар - 40 баш, сыерлар - 30 баш, дөя- 5 баш. Терлек саны шуңа җитсә, зәкят чыгару тиешле була. Безнең көннәрдә шәхси хуҗалыкларның бик сирәгендә генә бу кадәр терлек бар. Зәкят кырда, бакчада үсә торган игеннәрдән, җимешләрдән дә бирелә.
Әлхәмдүлилләһ, бакчаларыбыздагы уңышларны түкми- чәчми җыеп алдык. Менә хәзер инде аның файдасын да күрә башладык.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссаләм бер хәдисендә: "Әгәрдә кешеләр үлчәүдә хыянәт итсә- тормышларында авырлык күрер, азанга игътибар итмәсә- тынычлык тапмас тиешенчә (Аллаһ кушканча) киенмәсә (гаурәтләрен капламаса яисә зинаны ачыктан - ачык кылса) - Аллаһы Тәгалә аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер, тиешле зәкят гошерләрен бирмәсә- яңгырны вакытында яудырмас (яңгыр яуса да, үсемлек - хайваннар хакына булыр)",- дигән.
Икенче хәдис- шәрифтә әйтелгән: "Әгәр дә өммәтем гадел булса, зәкят һәм гошер сәдакасын түләүдән туктамаса, аңа хәвеф- хәтәрләр төшмәс. Шулай эшләмәгән очракта, корылык һәм ачлык белән сыналачаклар".
Нәрсә соң ул гошер? Бу гарәп сүзе "уннан бер өлеш" дип тәрҗемә ителә. Революциягә кадәр татарларда гошер җыю гадәти эш булып саналган: гошер сәдакасы мәчет- мәдрәсәләр эшчәнлеген тәэмин итүгә тотылган.
"Сәдакалар- фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлында һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче"(Ногмани тәфсиреннән). Югарыда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Башка җиргә эләксә- исраф. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа кая бирергә икәнлеген күрсәтте. Шул сәбәпле, гошер сәдакасын мәчет- мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү хәерлерәк. Ни өчен аны мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә бирү өстенрәк соң? Чөнки җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп- бозылып исраф алуы бар. Шуңа күрә, күп кенә дин галимнәре раславынча, аны мәдрәсәгә бирсәң яхшырактыр. Рәсүлебез галәйһиссаләмнең сәхабәсе Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде) бер вәгазендә сәхабәләргә шундый сүз җиткерә: "Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче бер шәкертнең авызына каптырыр идем". Шулай итеп, хәтта Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде) дә гошер малын мескен- мохтаҗларга бирү хакында түгел, бәлки шәкертләргә тапшыру турында аңлатып китә. Бу, әлбәттә, безгә зур үрнәк. Бүген, әлхәмдүлилләһ, мәчетләребездә дини укулар уңышлы гына эшләп килә. Гошер сәдакасын дин сабакларын өйрәнүче шәкертләргә бирү күпкә әҗерлерәк булыр.
Түбән Тигәнәле авылында да зәкят җыю күптәнге сәваплы гамәл. Әлеге фарыз гамәлне үтәүдә авыл халкы бик теләп катнаша. Алар үзләренең бакчаларында үстергән яшелчәләрне: бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башкаларны гошер сәдакасы итеп тапшырдылар. Ә менә акчалата: Хәлилов Мансур, Хөснуллина Зәмзәмия, Хамматова Зөлфия, Закиров Нурислам, Мөхәмәтҗанова Рахимә, Муратова Хаҗия, Вәлиева Разия апалар тапшырды. Шушы изге гамәлләре өчен Түбән Тигәнәле авылы халкына рәхмәт әйтәбез. Аларның шушы изге гамәлләре кабул булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изге гамәлләре кабул булсын иде, Түбән Тигәнәле авылы