Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Алексеевскилыларны Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт котлый

Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков мөселманнарны изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Ураза гаете белән ихлас күңелдән котлый.

Һәр мөселман өчен бу көн – олугъ көн. Соңгы елларда ураза тоту җәй айларына туры килә, һава температурасы ел саен күтәрелә бара, ләкин Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән без уразаларыбызны калдысмаска тырышабыз. Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам иттерү мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт укыйбыз.

Бу изге айның игелеге һәм рәхимлеге көндәлек тормышта һәрвакыт янәшә булсын. Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, иминлек алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев