Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Авылларда Корбан ашлары бара

Бу көннәрдә Корбан гаете уңаеннан районның барлык татар авылларында бәйрәм ашлары уздырыла.

Түбән Тигәнәле авылы мәчетенең имам-хатыйбы Әсхәт абый Сәхәбетдинов редакциягә хәбәр иткәнчә, әлеге авыл мәчетендә дә 2 октябрьдә, җомга көнне, мәхәллә кешеләре акчасына сатып алынган һәм Казаннан Диния нәзарәте Рөстәм хәзрәт Вальщиков аша чалып җибәргән сарык итләреннән Корбан ашы уздырылган. Ашка авыл халкы күп җыелган: 40тан артык кеше килгән. Мәчеттә вәгазь сөйләнелгән, Коръән укылган, Сания апа Сәхәбетдинов Корбан аена багышлап мөнәҗәтләр әйткән. Аннары Хуҗиәхмәт кызы Хаҗия апа Түбән Тигәнәле каберстанында җирләнгән, иман белән күчкән барлык әрвахларның рухларына багышлап Коръән укыган, аны Әсхәт абый багышлаган.

- Ә чәй табынын, - ди Әсхәт абый, - һәр елдагыча Гөлнур белән Габделхәй Сабировлар, аларның кызлары Алсу, Гөлчирә Кәбирова мул итеп әзерләделәр. Беренчегә - токмачлы аш, икенчегә ит белән бәрәңге пешерделәр, аларны иртәнге 5тә мәчеткә килеп, урамда казаннар астына ут ягып әзерләделәр. Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып торды, анда ниләр генә юк иде: чәк-чәк, бавырсак, төрледән-төрле бөккәннәр, җиләк-җимеш һ.б.лар. Халык бик канәгать булды, рәхмәт әйтте, кылган догаларыбыз кабул булсын, киләчәктә дә бу йола дәвам итсен иде, дип чын күӊелдән теләкләр теләде. Мәҗлес тәмамланганнан соң авылның мәҗлескә йөри алмаган карт-карчыкларына корбан итен, күчтәнәчләр өләшеп чыктык.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев